В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атнага дүрт тапкыр башкарылачак
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче май). Казаннан Анталиягә яңа авиарейслар ачыла. Расписание октябрь ахырына кадәр төзелгән.
Очышлар дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. Очыш 4 сәгать дәвам итәчәк. Рейсларга 186 урынлы Airbus A320 һава суднолары җәлеп ителә, дип хәбәр иттеләр Казан аэропортының матбугат хезмәтендә.
Очышлар программасын Төркиянең Pegasus Airlines авиакомпаниясе башлап җибәрәчәк.