В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «Казан Экспо»да концерт үткәрү белән бәйле
Якшәмбе, 23 мартта, Татарстан башкаласыннан аэропортка өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнәчәк. Бу «Казан Экспо» да концерт үткәрү белән бәйле.
7602 нче номерлы электричка Казан станциясеннән 16:56 да китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 17:21 гә киләчәк. Кире юнәлештә пассажирлар 7603 нче составта 21:50 дә китә алачак. Татарстан башкаласында ул 22:14 тә булачак.
Поездлар арадаш тукталышларсыз булачак, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары Пассажирлар» мобиль кушымтасында яисә телефон аша белергә була: +7(937)625-04-33 (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә).