2 һәм 3 апрельдә Татарстан башкаласыннан аэропортка өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнәчәк. Бу «Казан Экспо» ХКҮдә махсуслаштырылган күргәзмә уздыру белән бәйле.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 7602 номерлы электричка Казан станциясеннән 11:28 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 11:57 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә пассажирлар 7603 номерлы составта 12:15 сәгатьтә китә алачак. Татарстан башкаласында ул 12:53 тә булачак.

7604 номерлы поезд Казан станциясеннән 14:30 да китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 14:51 дә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә 15:15 сәгатьтә 7605 номерлы состав барачак. Татарстан башкаласында ул 15:43 тә булачак.

Поездлар арадаш тукталышларсыз йөриячәк, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында яисә +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә була (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә).

2025-04-01T16:48:39+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.