В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Бөтенроссия студентлар отрядлары слетын үткәрү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
Электричкалар 10 нчы ноябрьдә Казан станциясеннән 15:10, 15:37 һәм 16:30 сәгатьләрдә китәчәк. Кире юнәлештә поездлар 21:30, 21:50 һәм 22:10 сәгатьләргә билгеләнгән.
Казан станциясеннән 11 нче ноябрьдә 15:42 һәм 16:30 сәгатьтә, ә аэропорттан 22:10, 22:30 һәм 22:54 сәгатьтә китәчәк.
Поездлар тукталышларсыз барачак.
Өстәмә электричкалар «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты уздыруга бәйле рәвештә билгеләнгән.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны сайтта һәм «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук тәүлек әйләнәсе эшли торган +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин.