Очкычлар Пафоска 12-нче июньнән оча башлаячак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Казаннан Кипрга авиарейслар җибәрелә. Самолет Пафоска, утрауның көньяк-көнбатыш яр буйларына, шимбә көннәрендә, 12-нче июньнән башлап оча башлаячак.
«Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе шулай ук Санкт-Петербургтан, Самарадан, Новосибирсктан, Екатеринбургтан Пафоска һәм Новосибирсктан Ларнакага, Кипрның көньяк яр буйларына, рейслар ача.
Бу курорт утравына прививкалары булган яисә ПЦР-тестлар белән пассажирлар кертелә: беренчесен очышка кадәр 72 сәгать кала тапшырырга кирәк, кабаттан – утрауга килгәч. 12 яшькә кадәрге балаларга тест таләп ителми, дип хәбәр итә авиакомпания матбугат хезмәте.