Очышлар программасы кышкы яллар һәм яңа ел каникуллары чорына төзелгән
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). Казаннан Дубайга яңа авиарейслар ачарга планлаштыралар. Очышлар программасы кышкы яллар һәм яңа ел каникуллары чорына төзелгән: 2023 елның 21 нче декабреннән 2024 елның 31 нче гыйнварына кадәр.
Казаннан самолетлар атнага ике тапкыр очачак: җомга көннәрендә очып китү – 8:00 сәгатькә, төшү 14:10 сәгатькә билгеләнгән, дүшәмбе көннәрендә суднолар 7:25 сәгатьтә китәчәк, 13:35 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Кире юнәлештә дә рейслар атнага ике тапкыр башкарылачак: пәнҗешәмбе көннәрендә очып китү 17:35 сәгатькә билгеләнгән, төшү – 21:50 сәгатькә, якшәмбе көннәрендә очып китү 13:30 сәгатькә планлаштырылган, килеп җитү – 17:45 сәгатькә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән, шәһәрләр арасындагы юл биш сәгатькә якын вакытны алачак. Графикта үзгәрешләр булырга мөмкин.
Рейсларны «Аэрофлот» авиакомпаниясе башкарачак. Маршрутларда 158 пассажир сыйдырышлы Boeing 737-800 самолетлары эшли, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.