Очышларны “Авиакомпания Алроса” акционерлык җәмгыяте башкара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). 30-нчы октябрьдән көзге-кышкы чорга Казан халыкара аэропорты җәдвәленә Мәскәү һәм Санкт-Петербургка яңа туры авиарейслар кертелә.
Мәскәүгә (Домодедово аэропорты) очышлар сишәмбе 13.00 сәгатьтә башкарылачак.Санкт-Петербургка самолетлар якшәмбе көнне 9.00 сәгатьтә очачак. Очышларны “Авиакомпания Алроса” акционерлык җәмгыяте башкара.
Казан аэропорты матбугат хезмәтендә билгләп үткәнчә, рейсларны арттыру әлеге шәһәрләргә очучы пассажирлар саны артуга бәйле.