Татарстан башкаласыннан очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, ә кире рейслар сишәмбе һәм җомга көннәрендә планлаштырылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Казаннан Архангельскка туры рейслар ачылды. Татарстан башкаласыннан очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, ә Архангельсктан сишәмбе һәм җомга көннәрендә планлаштырылган.
Казаннан самолетлар 14.45 сәгатьтә очып китәчәк, Архангельскка 17.00 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә лайнерлар 11.35 сәгатьтә китә һәм Казанга 13.40 сәгатьтә төшә. Bombardier CRJ 200 һава судносында юл вакыты якынча ике сәгать тәшкил итә.
Мондый график буенча очышлар программасы көзге-кышкы навигация тәмамланганчы 2021 елның март ахырына кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.