Эрика Власова ни өчен 3,5 литр арктик су алып кайтуы, атом бозваткычында көн тәртибе һәм кояшсыз поляр төннәр турында сөйләде.
Фото: Эрика Власованың шәхси архивыннан
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь, Алинә Бережная). Вахитов районының 96-нчы номерлы гимназиясенең 11-нче сыйныф укучысы Эрика Власова быел җәй көне ярымшарның иң төньяк өлешенә экспедиция ясады. Ул «Җиңүнең 50 еллыгы» атомоходы бортында Татарстан башкаласыннан 80 сәләтле бала белән бергә Төньяк полюста булып кайткан. Экспедиция составына «Ледокол знаний» бөтенроссия балалар интеллектуаль конкурсында җиңүчеләр, шулай ук «Российское движения школьников», Бөтенроссия «Большая перемена» конкурсында һәм олимпиадаларда катнашучылар кергән. Яшь сәяхәтчеләр Баренц диңгезе буйлап, Төньяк Боз океаны буйлап Франц-Иосиф Җире архипелагы яныннан узган. Экспедициядә катнашучылар юлда кемнәрне очраткан һәм Төньяк полюстан нинди сувенирлар алып килергә мөмкин? Тулырак мәгълүматны KZN.RU порталы интервьюсында укыгыз.
Бу мондый гадәти булмаган приз белән беренче бәйгең идеме? Сайлап алу ничек узды?
Э.В.: Моңа кадәр мин мәктәп олимпиадаларында һәм конференцияләрдә генә катнаштым, шуңа күрә мондый дәрәҗәдәге конкурслар минем өчен яңа иде. Узган елның октябрендә мин «Ледокол знаний» конкурсына гариза бирдем. Ул ике этаптан торды – интеллектуаль викторина, ул үз эченә гомуми эрудиция – фәнни фактлар, даталар һәм башкалар белән бәйле мәсьәләләрне үз эченә алды. Бу этаптан соң 100 финалист сайлап алынды, алар арасында мин дә бар идем.
Безне киләсе этап көтә иде – «Төньяк полюска эләккәч, мин нәрсә эшләрмен?» дигән сорауга җавап белән ролик яздыру. Нәтиҗәләрне озак көттем, көн саен бәйге үткәрелә торган сайтның битен яңарттым, үземне бәхетле кешеләр исәбендә күрүемне көттем. Һәм X көн килеп җитте – мин онытылмас сәяхәтне көткән топ-25 җиңүче исемлегенә эләктем. Бәхетемнең чиге булмады! Әмма алда тагын бер сынау – сәфәрне көтү, ә бу 10 ай.
Син Төньяк полюсны ничек күз алдыңа китердең? Аның турында нәрсә белә идең?
Э.В.: Арктик чүл, боз, су һәм башка берни дә юк.
Әти-әниең аларга Төньяк полюска баруың турында хәбәр иткәч, нәрсә диделәр?
Э.В.: Әни: «Бар! Аннары безгә барысын да сөйләрсең, күп фоторәсемнәр яса һәм видео төшер», – диде. Әти башта ук конкурска шикләнеп карады, тик нәтиҗәләрне белгәч, шатланды. Ә гомумән әти-әни мине хуплады, без нәтиҗәләрне бергәләп көттек.
Оештыручылар ( «Росатом» Дәүләт корпорациясе – ред.иск.) шунда ук экспедиция дәвамында элемтәсез булачагымны хәбәр иттеләр, әти-әниләр моңа әзер иде.
Экспедиция ничек үтте, ул ничә көн дәвам итте? Сез нинди маршрут буенча хәрәкәт иттегез?Э.В.: 10-нчы августта без барыбыз да Мурманскка килдек, анда өч көнлек обсервациядә булдык, безгә кунакханәдән чыгарга ярамады, берничә тапкыр ПЦР-тест алдылар. Сүз уңаеннан, начар кәеф аркасында ике укучыны хәтта өйләренә озаттылар.
14-нче августта безне агымнарга бүлделәр һәм башка кешеләр белән элемтәгә кермәс өчен, аерым керү юлы аша кунакханәдән чыгардылар. Портта безне атом бозваткычы көтә иде. Мин үз күзләремә ышанмадым. Ул шундый зур, ачык-кызгылт сары төстә иде.
Кичкә таба без йөзеп киттек, аннары Кольск култыгыннан чыктык, 2-3 көн эчендә Баренц диңгезен йөзеп чыктык, аннары Франц-Иосиф Җире архипелагын уздык, аннары без арктик киңлеккә эләктек һәм Төньяк полюска килеп җиттек. Кире без шундый ук маршрут буенча бардык. Гомумән алганда, экспедиция 10 көн дәвам итте.
Һәркемнең атом бозваткычында булу мөмкинлеге юк. Бу турыда тәфсилләбрәк сөйлә әле. Көн тәртибе нинди иде?
Э.В.: Атом бозваткычы бик зур, көчле, мин аның зурлыгына шаккаттым. «Якындагы 10 көн дәвамында мин бу судноның бер өлеше булачакмын», – дигән уй үтте башымнан. Һәм бу бик шәп! Бездән – экспедициядә катнашучылардан тыш – бортта якынча 50 экипаж әгъзасы бар иде. Мин ике урынлы каютада өченче палубада яшәдем. Анда ятак, диван, язу өстәле, әйберләрне саклау өчен киштәләр, ванна бүлмәсе, бәдрәф бар иде. Ә гомумән атомоходта бер меңнән артык бина бар – каюталар, ресторан, китапханә, спорт мәйданчыгы, медпункт һәм башкалар.
Көн саен без 7:30 сәгатьтә тордык. Төгәл җәдвәл буенча яшәдек, безнең өчен төрле белем бирү һәм күңел ачу программалары әзерләнгән иде –лекцияләр, тренинглар, конкурслар, шулай ук бозваткыч буйлап экскурсияләр. Йокларга 22:30 сәгатьтә ята идек. Дүрт тапкыр тәмле итеп ашаттылар.
Олылар озатуыннан башка палуба буенча йөрү катгый тыела иде.
10 көн сез чын мәгънәсендә суда яшәгәнсез. Син акклиматизацияне ничек кичердең, диңгез авыруы булмадымы?
Э.В.: Минем гаҗәпләнүемә, җиңел – әллә ни үзгәрешләр булмады. Өстәвенә, бу минем су буйлап беренче сәяхәтем. Вакыт-вакыт судно селкетә иде, бигрәк тә бозларны ватканда. Шулкадәр каты дер селкетә ки, хәтта тәлинкәдән аш та түгелә иде. Сүз уңаеннан, безнең «Җиңүгә 50 ел» атомоходы өч метрга кадәр калынлыктагы бозны ватарга сәләтле иде.
Төнлә авыррак булды. Без поляр төннәрнең бөтен «гүзәллеген» сынап карадык. 10 көн дәвамында безнең маршрутта кояш бөтенләй утырмады. Мин бу табигый күренешне беренче тапкыр күрдем. Вакыт кичке 10, йокларга вакыт, ә иллюминатор артында кояш яктырта. Озак кына ияләшә алмыйча, тыгыз пәрдәләрдән файдаландык.
Төньяк полюска әйләнеп кайтыйк. Син билгеләнгән пунктка барып җиткәндә нинди тәэсирләр кичердең?
Э.В.: Полюска килгәч, бозваткыч көчле тавыш чыгарды. Безне палубага чыгардылар, һәм мин күргән беренче нәрсә – томан һәм иксез-чиксез ак чүл, күк йөзе кар белән капланган, офык күренми – кайдадыр еракта кар эреп ачылган урыннар күренә, алар фирәзә төсендә җемелдиләр иде.
Безнең судно хәрәкәттәге бозда «парковка урынын» бик тиз тапты. Беренче булып бозга, якын-тирәдә аюлар юкмы икәнен тикшерү өчен, «Рус Арктикасы» милли паркы хезмәткәрләре төште. Алар артыннан без төштек. Шуны аңлагыз, безне боз һәм кар гына чолгап алган, аяк астында җир юк , аңа кадәр 4,5 км чамасы.
Төньяк полюста без өч сәгать чамасы булдык – бозваткыч фонында фотога төштек, күңел ачтык, экспедициянең балигъ булган катнашучылары һәм экипаж әгъзалары хәтта Төньяк Боз океанына чумды. Мин дә бик теләгән идем, хәтта коену киеме дә алган идем, ләкин миңа рөхсәт итмәделәр.
Сүз уңаеннан, Төньяк полюста меридианнар бер ноктага туры килә, һәм шуңа күрә анда сәгать пояслары төшенчәсе югала, әмма без Европа вакыты (GMT+3) буенча яшәдек.
Һаваның температурасы нинди иде? Салкыннан ничек сакландыгыз?
Э.В.: Бозваткычта нульдән 18-20 градус югары иде, ә бортта минус 2. Сүз уңаеннан, кыш көне Төньяк полюста гадәттә һава температурасы 40 градустан түбән була.
Анда климат дымлы, көчле җил. Безне шунда ук юлга күп итеп кофта, ыштан, шарф, баш киеме һәм уңайлы аяк киеме алырга кирәк, дип кисәттеләр. Шулай ук безгә өске кием һәм флис киемнәре бирделәр. Без кат-кат киендек, җылы шулай яхшырак саклана.
Төньяк полюста яшәүче хайваннарны күрә алдыгызмы?
Э.В.: Акчарлаклар бик күп иде, алар Кара диңгез акчарлакларыннан да зуррак. Мурманскта ук алар кунакханә тәрәзәсенең кәрнизенә утырып, ашарга сорадылар. Шулай ук без «кош базарын» да күрдек – кайралар ничектер пингвиннарга охшаган, тик зурлыгы ягыннан кечерәк һәм оча белә.
Ләкин онытылмаслык очрашу аюлар белән булды, без аларны ике тапкыр күрдек – беренче тапкыр Георг Җире утравы бухтасында. Без аларны бинокльдән күзәттек, чөнки алар шактый еракта, һәм аларны коралсыз күз белән күрү авыр иде – аларның йоннары кар белән кушылган иде.
Шулай ук боз өстендәге аю безгә Төньяк полюска барганда очрады. Ул безнең бозваткычка тыныч кына күз йөртеп чыкты да, алга таба балык тотуын дәвам итте.
Куркыныч булмадымы?
Э.В.: Аның өчен ныграк борчылдык – ул Төньяк Боз океаны уртасында берүзе, өстәвенә, утраудан ерак иде.
Төньяк полюсның табигате нәрсә белән истә калды?
Э.В.: Ул гаҗәеп һәм шундый төрле. Без Франц-Иосиф Җире архипелагының барлык утрауларын диярлек күрдек, һәм алар барысы да бер-берсеннән аерылып тора – кайдадыр боз күбрәк, башкаларында бик күп текә кыялар, өченчеләре мүк белән капланган.
Төньяк Боз океанының су төсе истә калды. Ул куе-зәңгәр, ләкин боз ватылган урыннарда су зәңгәрсу-фирүзә төскә керә.
Тагын нинди якты тәэсирләр алып кайттың?
Э.В.: Төньяк Боз океаныннан 3,5 литр су һәм кары эреп ачылган урыннардан төче су алып кайттым (көлә). Мин Казан университеты каршындагы Бутлеров исемендәге Кече химия институтының тыңлаучысы булам һәм кыш көне Лобачевский исемендәге конференциядә «Төньяк Боз океаны суының химик анализы һәм аның чагыштырма характеристикасы» темасына доклад белән чыгыш ясаячакмын.
Якын арада миңа Төньяк полюстан алып килгән су анализын үткәрергә туры киләчәк. Шулай ук миндә Идел, Кара диңгез, Кырымдагы Суык-Су елгасы, Каманың су үрнәкләре бар. Ә тагын «Росатом» оештыручылары миңа Байкал һәм Байкал целлюлоза заводыннан ерак түгел урнашкан сулыктан су җибәрергә вәгъдә итте.
Экспедиция сине ничек үзгәртте? Бәлки, бу сәяхәт синең киләчәккә планнарыңа йогынты ясагандыр?
Э.В.: Сәфәрдән соң мин һәр мизгелнең кадерен белергә өйрәндем. 10 көн – сәяхәт өчен алай ук зур вакыт түгел, күп кенә матурлыкны без тиз генә карап киттек, һәм шушы кыска вакыт эчендә әйләнә-тирә мохитне мөмкин кадәр тирәнтен аңларга кирәк иде. Хәзер көндәлек тормышта мин һәр мизгелне тотарга, бөтен нәрсәдә матурлык табарга тырышачакмын.
Киләсе елда мине чыгарылыш имтиханнары көтә, Казан университетының химия институтына укырга керер өчен аларга бик тырышып әзерләнәчәкмен.