В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул 28 нче октябрьдә йөри башлый.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). 28 нче октябрьдән Казан һәм Түбән Новгородны өстәмә тизйөрешле электр поезды тоташтырачак. Ул көн саен йөриячәк.
Түбән Новгородтан электричка 5:10 да кузгалачак, Казанга 11:30 да киләчәк. Кире юнәлештә поезд 15:50 дә китә һәм Түбән Новгородка 22:10 да килә, дип хәбәр итә Россия тимер юллары матбугат хезмәте.
Билетларны «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм шәһәр яны тимер юл кассаларында сатып алырга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, беренче электричкалар Казаннан Түбән Новгородка һәм кире юнәлештә 4 нче августта йөри башлады. ТР башкаласыннан поезд 5:10 да китә һәм Түбән Новгородка 11:30 да килә. Түбән Новгородтан поезд 16:08 сәгатьтә кузгала һәм ТР башкаласына 22:28 сәгатьтә килеп җитә.