В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эш Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен башкарыла
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы декабрь). 5,6 меңнән артык Казан укучысы йомгаклау иншасы язган. Нәтиҗәләр 18 нче декабрьгә кадәр билгеле булачак.
Инша язу өчен укучыларга 3 сәгать 55 минут бирелә. Балаларга түбәндәге темаларның берсен ачарга кирәк: рухи-әхлакый ориентирлар; гаилә, җәмгыять һәм Ватан; кеше тормышында табигать һәм мәдәният.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен сөйләм форматындагы биремнәр каралган. Эшне уку йортында башкару өчен стандарт вакыт бирелә, өй шартларында – 1,5 сәгатькә күбрәк.
Бердәм дәүләт имтиханына кертелү өчен, чыгарылыш укучыларына иншаны уңышлы язарга кирәк. «Незачет» яки җитди сәбәпләр аркасында килмәү очрагында укучылар эшне 7 нче февральдә һәм 10 нчы апрельдә башкара алачак.
Имтиханны үткәрүнең объективлыгын һәм тәртибен саклау өчен барлык мәктәпләрдә дә аккредитацияләнгән җәмәгать күзәтүчеләре бар, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.