В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласы кунаклары һәм халкы истәлекле тәңкәләрнең рәсемнәрен күрә ала.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). Казанның Бауман урамында «Җиңү тарихы» фотокүргәзмәсе ачылды. Анда 22 истәлекле тәңкә, шул исәптән күп миллионлы тираж белән чыгарылган тәңкәләр, Мәскәү һәм Сталинград өчен сугышка, блокадалы Ленинградны азат итүгә, Рейхстагта Җиңү Байрагын күтәрүгә багышланган сирәк очрый торган коллекция әйберләре күрсәтелгән.
Шулай ук тәңкәләрдә билгеле фронт фотосурәтләре фрагментлары, сугыш геройларына һәйкәлләр һәм мемориаллар, хәрби техника һәм әдәби герой Василий Теркин сурәтләнгән. Зурайтылган фотолар граверлар һәм рәссамнар ясаган детальләрне яхшылап карарга мөмкинлек бирә.
Экспозицияне 31 нче майга кадәр күрергә мөмкин, ул ТРда Милли банк бүлекчәсе бинасы каршында урнаштырылган, дип хәбәр итә учреждениенең матбугат хезмәте.