Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.10.2022, 17:19

Тарихи дефиле һәм шигъри слэм: казанлылар өчен «Сәнгать төне» уңаеннан 60 ка якын бушлай чара әзерләнгән

Бөтенроссия акциясенә ТР Милли музее, А.М.Горький һәм Ф. И.Шаляпин музее, Г.Тукай әдәби музее һәм башка учреждениеләр кушылачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь). 4 нче ноябрьдә Казанның мәдәният, сәнгать һәм мода учреждениеләре «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясенә кушылачак. Бу көнне шәһәрлеләр 59 чарада бушлай катнаша алачак.

Махсус программаны ТР Милли музее, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее, Г.Тукай әдәби музее, Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее, «Шәрык» клубы, Е.А.Боратынский музее һәм Казан яшь тамашачылар театры әзерләде. Мәйданчыклар арасында ике катлы кызыл автобус йөриячәк. Казанлылар өчен йөрү түләүсез булачак, юлда барганда аларны шәһәр буенча аудио экскурсияләр көтә.

«Мәдәни бердәмлек төне» программасында – узган эпохаларга караган Идел буе халыклары костюмнарында һәм хәрби киемнәрдә тарихи дефиле, регионара «Алтын тәлинкә» каталогыннан кыска метражлы фестиваль фильмнарын күрсәтү, классик музыка концерты, шигъри слэм һәм башкалар. Шулай ук кунаклар өчен мастер-класслар, лекцияләр, экскурсияләр һәм күргәзмәләр ачылышы әзерләнде.

Чаралар җәдвәле белән программаны оештыручы Татарстан Милли музее сайтында танышырга мөмкин.

«Мәдәни бердәмлек төне» программасы Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Казан яшь тамашачылар театры, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм башка учреждениеләр ярдәме белән әзерләнде, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне» акциясе 29 нчы октябрьдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында да узачак. Быел чаралар программасы Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романына 55 ел тулуга багышланган.

Барлык яңалыклар