В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр алдан язылу буенча уза
Бу атнада Казан яшүсмерләр клубларында Россия көненә багышланган бушлай чаралар сериясе узачак. Яшьләр викторинада, шашка турнирында һәм беләзекләр, кыстырмалар (закладка) һәм открыткалар ясау буенча мастер-классларда катнаша алачак.
«Олимп» клубында (Чуйков урамы, 22) 10 июнь көнне 14:00 сәгатьтә балаларны сәйлән һәм энҗе бөртегеннән «этно» стилендәге беләзекләр ясау буенча мастер-класста катнашырга чакыралар. Ә 15:00 дә милли колоритлы китап кыстырмаларын ясау буенча мастер-класс узачак. Дәрес А.Арсланов урамы, 11 адресы буенча урнашкан «Импульс» клубында узачак.
Шул ук көнне, 10 июньдә, «Юниор» клубында (Октябрь урамы, 38) гжель бизәкләре төшерү буенча мастер-класс узачак, анда яшүсмерләр үзләренең Россиягә багышланган уникаль истәлекле бүләкләрен ясый алачак. Ә кич белән, 18:30 сәгатьтә, «Старт» клубында (Побежимов урамы, 53) балалар үз куллары белән якыннарына истәлекле бүләк – Ватанга җылылык һәм мәхәббәт белән тулы открытка ясаячаклар.
Россия тарихы турындагы белемнәрне 11 июньдә «Алга» клубында 11:30 сәгатьтә Мәүлүтев урамы, 21 адресы буенча узачак тарихи квизда тикшерергә була. Шул ук көнне 15:30 да «Минем илем» рәсем сәнгате буенча мастер-класс булачак, аның барышында балалар киндер тукымада үзләренең туган якларының табигать күренешләрен ясый алачак.
Скрапбукинг техникасында истәлекле альбомны 11 июньдә 16:00 сәгатьтә Гаврилов урамы, 22 адресы буенча урнашкан «Лада» яшүсмерләр клубында булдырырга мөмкин. Катнашу өчен +7(922)792-53-27 телефоны буенча теркәлергә кирәк.
Шулай ук 11 июньдә, балаларны шашка буенча турнирда үзләренең мантыйгын һәм стратегик фикерләүләрен тикшерергә чакыралар. Ярыш «Арлекино» клубында 17:00 сәгатьтә башлана (Ямашев урамы, 94), дип хәбәр итте «Яшүсмер» МБУ.
Бушлай чаралар сериясе 13 июньдә «Алтын кул» клубында скетчинг буенча «Россия флагы» мастер-классы белән тәмамланачак. Балалар илнең төп символы үрнәгендә матур рәсемнәр ясарга өйрәнә алачак. +7(904)769-40-20 телефоны буенча язылырга кирәк. Башлану вакыты – 11:00 сәг.