Ел башыннан оешманың ике өлешендә 746 меңнән артык кеше булган
Казан зооботаника бакчасының тарихи өлеше 10 ноябрьдә килүчеләр өчен язга кадәр ябылачак. Шул ук вакытта хайваннар үзләренең вольерларында калачак, ә киперлар аларны элеккечә карауларын дәвам итәчәк.
Хәзер тарихи өлештә Алтай мараллары, сарыклар, таплы боланнар, рептилияләр, Фом һәм Маша көрән аюлар, ерткыч кошлар, харзалар һәм салкынны тыныч кичерүче башка хайваннар бар. Беренче салкыннар белән аларның туклану рационы үзгәрә – ул вакланмалы, калорияле була, җылынуга күбрәк энергия бирә. Бу хайваннар түбән температураларга җайлашкан булуга карамастан, аларның вольерларын җылыталар: кошлар өчен инфракызыл лампаларны кабызалар.
Кышкы йокыга талган хайваннарга да куәтле туклану кирәк.
Көз җитү белән, зооботаника бакчасының яңа өлешендә яшәүче приматларның туклануы да үзгәрде. Аларга хәзер өстәмә витаминнар бирелә.
Тарихи бүлек яз көне ачылачак. Исегезгә төшерәбез, быел ул 26 апрельдә килүчеләр өчен ачык иде. Зооботаника бакчасының яңа өлеше эшен дәвам итәчәк.
Зоопаркта барлыгы 134 төрдәге хайваннар яши. Ел башыннан 10 октябрьгә кадәр монда 746 меңнән артык кеше булган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Замбези елгасы» зооботаника баскчасында быел ике зебра дөньяга килгән. зебраның тууы – сирәк күренеш һәм зур кыйммәткә ия.