В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозиция килүчеләрне IX-XI гасырларның легендар сәүдә сәфәрләре тарихына чумдыра
Бу ялларда, 9 һәм 10 августта, Казан Кремленең Туп сарае ишегалдында «Ватанның чыганаклары. Бөек Идел юлы» тарихи проектының күчмә интерактив күргәзмәсе ачылачак.
Тарихи күргәзмә килүчеләрне IX-XI гасырларның легендар сәүдә сәфәрләре тарихына батырачак, сәүдәгәрләр күчереп йөрткән көнкүреш, кораллану һәм товарлар белән таныштырачак. Ә күргәзмәнең төп экспонаты археологик табылдыклар һәм сынлы чыганаклар материаллары буенча торгызылган борынгы рус ладьясының төгәл күчермәсе булачак, дип хәбәр итә Казан Кремле матбугат хезмәте. Башлана – 8:00 сәгатьтә.
Шулай ук күргәзмә алдыннан, 8 августта, казанлылар өчен «Бөек Идел юлы: кораблар, сәфәрләр, сәясәт һәм сәүдә» дигән фәнни-популяр лекция узачак. Тыңлаучыларга дәүләт үсешенә сәүдә юллары ничек йогынты ясаганын, гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибн Фадланның Идел Болгарында ничек тасвирлавын, урта гасырларда корабларның ничек төзелүен сөйләрләр. Барлык теләүчеләрне 2 нче лекториягә Гавами урыннарга (4 подъезд) чакыралар. Лекциягә +7(927)448-82-58 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Чарага керү ирекле.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, августта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен Казан Кремлендә инклюзив чаралар сериясе узачак. Шәһәр кешеләре өчен тактиль макетлар, тифлокомментарийлар һәм ишарә теленә тәрҗемә белән бушлай экскурсияләр әзерләделәр.