Аларның якынча өчтән икесе – ТР халкы
Фото: Денис Гордийко
Мондый сайтлар белән кызыксыну күрсәткече Башкортостан һәм Самара өлкәсе кулланучылары арасында югары. Шулай ук топ-5 составына Мәскәү, Ханты-Мансийск һәм Ульяновск өлкәсе халкы керә.
Иң тиз үсә торган категория – татар телендә чыга торган вакытлы басмаларның челтәр мәйданчыклары. Татар телле яңалыклар порталларына керүчеләр, 2023 ел белән чагыштырганда, агымдагы елда мобиль интернет-трафикны 36% ка күбрәк сарыф иткән.
Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Смоленск өлкәсе кулланучылары балалар контенты, анимацион фильмнар һәм телевизион программалар булган ресурсларга ешрак керәләр. Татарча яңалыклар белән мәгълүмат порталлары Башкортостан, Самара өлкәсе һәм Ханты-Мансийск халкы арасында популяр, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте «Мегафон» абонентларының мәгълүмат аналитикасына сылтама белән.