Шәһәрдә агач һәм куакларны карап тоту эшләрен тикшерү дәвам итә
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр муниципалитеты идарәче оешма хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын арттыру максатыннан даими рәвештә семинарлар үткәрә. Алар ярдәмендә кагыйдә бозуларның саны сизелерлек кимеде, ә шәһәрнең яшел каркасы өчен тискәре нәтиҗәләрне минимальләштерүгә ирешелде. Моннан тыш, Казанны үстерү институты агач һәм үсемлекләрне тәрбияләү буенча методик әсбап булдырды. Аннан коммуналь хезмәт эшчеләре генә түгел, агрономнар, архитекторлар, студентлар һәм бакча кишәрлеге булган барлык казанлылар да файдалана ала. Шулай итеп, башкарылган сезонлы эшләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәрдә агачларны дөрес кисмәүнең ике генә очрагы теркәлгән. Совет районының Карбышев урамындагы 15 нче йорт янында һәм Себер трактында юл буйлап утыртылган агачларга зыян килгән.
«Агачларны һәм куакларны дөрес һәм квалификацияле тәрбияләү, карап тоту мәсьәләсе буенча берничә ел дәвамында фикер алышабыз. Массакүләм мәгълүмат чараларындагы һәм социаль челтәрләрдәге тәнкыйтьне игътибар белән күзәтәбез. Күпсанлы уку-укыту семинарлары үткәрдек, ләкин идарәче оешмалар арасында «икелегә укучылар» барыбер бар. Мин Карбышев урамында урнашкан 15 нче торак йорт янындагы территория турында әйтәм», – диде Рөстәм Гафаров. Тышкы төзекләндерү комитеты йорт территориясендә тикшерү үткәргән. Хәзерге вакытта агачларга китерелгән зыянның бәясе исәпләнә. Материаллар Татарстанның Эчке эшләр министрлыгына тапшырылачак.
«Тагын бер мисал: Себер трактында юл буйлап утыртылган 30 агач вандалларча киселгән. Материаллар инде Эчке эшләр министрлыгына тапшырылды. Контрольдә тотуны дәвам итәчәкбез, без мондый гамәлләрдән котылырга тиеш. Гомумән, яшел каркас – өстенлегебез, бу хакта барыбыз да белә», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе.
Диләрә Гафурова