В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Азык-төлек җыелмаларын ике мең мохтаҗ күп балалы гаилә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Казан Башкарма комитеты «Магнит» кибетләре челтәре белән берлектә «Ярдәм янәшә» республика акциясенә кушылды. Дүрт бала тәрбияләнә торган ике мең мохтаҗ күп балалы гаилә азык-төлек җыелмалары алачак.
Азык-төлек җыелмасына тушенка, балык консервалары, консервланган борчак һәм кукуруз, карабодай, дөге, көнбагыш мае, чәй, шикәр, печенье керә. Җыелмаларны ике атна дәвамында ике айга бер тапкыр бирәчәкләр.
«Бу күңелле һәм шул ук вакытта көтелмәгән ярдәм. Безнең хакта кайгыртуларына шатланабыз, моның өчен рәхмәтлебез. Үзизоляциянең катлаулы чорында ярдәм итү әһәмиятле һәм бәяләп бетергесез», - дип сөйләде дүрт бала әнисе Марина Панфилова, бүген аңа да продуктлар китергәннәр.
Исегезгә төшерәбез, мохтаҗларга азык-төлек җыелмаларын бүлеп бирү карарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Казанда 14438 гаилә шундый ярдәм алачак. Моңа кадәр азык-төлек җыелмалары Казанның 9635 мохтаҗ гаиләсенә тапшырылды.