В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар өчен шәһәрнең төрле сәүдә үзәкләрендә 1000-гә якын урын каралган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). “Порт” сәүдә үзәгендә янгында милекләре зыян күргән эшмәкәрләрләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Гадәттән тыш хәл урынына барган Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча, эшмәкәрләр өчен шәһәрнең төрле сәүдә үзәкләрендә 1000-гә якын урын каралган. Алар урыннарны ташламалы шартлар белән арендага ала алачаклар. Аренда шартлары турында өстәмә хәбәр ителәчәк. Банклар белән эшмәкәрләргә кредитлар буенча түләү срокларын кичектереп тору турында сөйләшүләр алып барыла.
Иртәгә, 6 июньдә, 9.00 сәгатьтә кайнар линия эшли башлый. Зыян күрүчеләр (843) 299-15-80 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моннан кала, иртәгә 9.00 сәгатьтән “Порт” сәүдә үзәгенең өченче корпусында (Оренбург тракты, 160, 3-нче корпус, 6-нчы подъезд) мәгълүмат туплау пункты эшли башлый. Биредә эшмәкәрләр янган милекләре, зыян күләме, кредит алган банклары турында мәгълүмат калдыра алачаклар.
Моннан кала, эшмәкәрләрне иртәгә 14.00 сәгатьтә “Порт” сәүдә үзәгенең өченче корпусына ярдәм чаралары буенча фикер алышырга чакыралар.
Билгеләп үтәргә кирәк, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты янгын сүндерүчеләргә һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручыларына булышлык итте, эш урынына аларга кайнар ризык китерде. Шулай ук 1000 шешә минераль су китерелде.
Искәртергә кирәк, бүген, 5 июньдә, 08.22 сәгатьтә “Глонасс-112” системасы буенча “Порт” сәүдә үзәгенең түбәсендә төтен күренү турында хәбәр алынды. Янгынга 40 кеше составында 13 берәмлек техника белән Казан янгын-коткару гарнизоны килде. Бинадан 20 кеше эвакуацияләнде. Шуннан соң янгынга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе оператив төркеме килде. Урында оператив штаб оештырылды.
Төтен чыгу мәйданы 3600 кв.м тәшкил итте. 13.55 сәгатьтә янгын мәйданы 200 кв.метр тәшкил итте, 14.00 сәгатьтә ачык ут чыганагы юк ителде. 15.51 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелде. Янгын мәйданы 2800 кв.м тәшкил итте. Янгынны барлыгы 637 кеше һәм 84 берәмлек техника сүндерде.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, янгын вакытында автоматик янгын сигнализациясе һәм кешеләрне эвакуацияләү идарәсе, автоматик янгын сүндерү һәм төтенне чыгару системалары эшләгән. Янгын сәбәрләре ачыклана.