В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Нәтиҗәләр билгеле булганчы балалар якындагы мәктәпкәчә учреждениеләргә йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март). Казанның Башкарма комитеты Салават Күпере торак районында 45 нче балалар бакчасы бинасын һәм территориясен өстәмә тикшерү инициативасы белән чыкты.
Куркынычсызлык максатларында кабул ителгән карар, кар эреп беткәч, асфальт юлларда ярыклар барлыкка килү, шулай ук учреждение территориясенең аерым участокларында өлешчә туфрак утыру белән бәйле. Бу үзгәрешләр зур түгел, әмма узган елның ноябрь аенда 4 кв.м мәйданлы балалар бакчасы мәйданчыкларының берсендә карст күренеше аркасында туфракның иңүен исәпкә алып, Башкарма комитет ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсенә балалар бакчасы территориясен һәм бинасын өстәмә тикшерү үткәрү турында мөрәҗәгать җибәрде.
Бу чорда мәктәпкәчә учреждение вакытлыча ябылачак, ә барлык балаларга (316 кеше) якындагы балалар бакчаларында урыннар тәкъдим ителәчәк. Тәкъдим ителгән урыннарның күпчелеге Салават Күперендә (торак районның беренче һәм икенче өлешләрендә) урнашкан. Моннан тыш, Залесный һәм Юдино балалар бакчаларында буш урыннар бар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Татинвестгражданпроект» (ТИГП) үткәрәчәк экспертиза нәтиҗәсен әзерләү ике атнага кадәр вакыт алачак.