“Казан Арена” стадионындагы уенга 42,7 мең кеше җыелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь, Алсу Сафина). Испания футболчылары Иран командасын 1:0 хисабы белән җиңде. Кичә “Казан Арена” стадионы трибуналарында 42 мең 718 тамашачы җыелды.
Очрашуның беренче таймы 0:0 хисабы белән тәмамланды. Икенче таймның 54-нче минутында Иран командасының капкаларына испанлы Диего Коста гол кертте. 62-нче минутта иранлылар хисапны тигезләгәч, орбитр уеннан тыш торыш теркәде һәм гол саналмады. Уен азагына кадәр Иран командасы хәлне үзгәртә алмады.
Искәртергә кирәк, әлеге матч Казан футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында кабул иткән икенче матч булды. Татарстан башкаласында 16 июньдә француз командасы Австралия командасын 2:1 хисабы белән җиңде.
Киләсе матч Казанда 24 июньдә Колумбия һәм Польша комадалары арасында була.