Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте
Фото: Денис Гордийко
«Татарстан Республикасы Олимпия советы белән берлектә «Ислам яшүсмерләре уеннары» яңа халыкара мультиспорт проектын гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла, анда ислам дөньясыннан 14-16 яшьлек яшь спортчылар катнашырга тиеш», – дип билгеләп үтте ТР Спорт министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренчә, проект «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар тарафыннан хуплау алган, шулай ук идеяне Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы секретариатында да хуплаганнар.