В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9-нчы ноябрьдән 11-нче ноябрьгә кадәр «Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәгендә Италия Яңарышына багышланган лекцияләр узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). 9-нчы ноябрьдән 11-нче ноябрьгә кадәр «Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәгендә Дәүләт Эрмитажы сәнгать белгече Виктория Снеговская лекцияләре узачак. Лекторий дөньяви сәнгать тарихының иң якты битенә – Италия Яңарышына, аның этапларына һәм күренекле вәкилләренә багышланачак.
Боттичелли, Тициан һәм Микеланджелога багышланган монографик темалар әлеге осталарның иҗаты белән тирәнтен һәм тулырак бәйләнештә булырга мөмкинлек бирә, алар башлыча Яңарыш этапларының тарихи һәм сәнгати әһәмиятен билгели.
9-нчы ноябрь көнне 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә Сандро Боттичеллига багышланган «Беленер-беленмәс нәзакәтлелек» лекциясе узачак. Рәссамның иҗаты – XV гасырның икенче яртысындагы Флоренциянең катлаулы әхлакый-дини тормышының чагылышы. Рәссам үзенең дөнья шатлыгы белән тулган картиналарыннан баш тарта.
10-нчы ноябрь көнне 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә Тициан Вечеллиога багышланган «Аның пумаласы белән тарихка керү – үлемсез булу» дигән лекция узачак. Яңарыш чорының Венециан рәсем сәнгате Европа сәнгатендә гадәттән тыш әһәмият уйнаган. Венециядә яңгарыш Италиянең башка өлкәләренә караганда озаграк дәвам иткән. Бөек венециан, рәссам Тицианның тормышы озак һәм нәтиҗәле була. Ул, искиткеч колорист сәләтенә ия булып, үзенең буяу пумаласы белән дөньяның хисләр табигатен сурәтли. Рәссамның бөек осталыгы Мадридта да, Ватиканда да, Аугсбургта да дөньяның көчле кешеләрен таң калдырган, анда кешенең яңа күренеше белән шаккаттыргыч портретлар булдырылган.
11-нче ноябрь көнне 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә Микеланджело Буонарротига багышланган «Син зирәклегең белән билгеле» лекциясе планлаштырылган. Микеланджело – бөек скульптор, даһи рәссам, архитектор, шагыйрь, Яңарыш чорының фикер иясе. Аның гаять зур иҗади тормышы Давид сыны, Изге Петр соборындагы «Пьета» скульптурасы, Медичи төрбәсе, Сикстин капелласы бизәкләре кебек бөек иҗат җимешләрен үз эченә ала.
Урыннар саны чикләнгән, чарага +7(843)567-80-34, +7(843)567-80-32 телефон номерлары буенча язылып һәм алдан билетлар алып эләгергә мөмкин. Тыңлаучыларга эпидемиягә каршы күрсәтмәләрне үтәргә һәм саклык битлекләрендә килергә кирәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.