Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.08.2024, 11:31

Шәһәрдә сәнгать һәм проектлауда ясалма интеллект турында җәйге «Диалоглар»да фикер алышачаклар

Казан мэриясе оештырган архитектура һәм шәһәр төзелеше конференциясе ачык һавадагы урыннар ишегалдында узачак

22—24 августта ТР башкаласында шәһәр мэриясе оештырган сигезенче «Диалоглар. Җәйге очрашулар» архитектура һәм шәһәр төзелеше конференциясе узачак. Бу юлы ул Казан Кремленең ачык һавадагы урыннары ишегалдында җәелдереләчәк. Фикер алышу өчен төп темалар – шәһәрдә сәнгать һәм мәгълүмат технологияләре, проектлауда һәм киңлекне планлаштыруда ясалма интеллект. Бу хакта Башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр итте.

«Сез «Диалоглар» һәм «Казаныш»та җанлы, иҗади атмосфера булдыра алдыгыз. Архитектура җәмәгатьчелегендә, танылган белгечләр арасында зур кызыксыну барлыгы гына түгел, ә яшьләр, студентлар арасында архитекторлар барлыкка килүе сөендерә. Мәскәүдән һәм илебезнең башка шәһәрләреннән коллегаларыбыз белән очрашабыз. Безнең өчен шәһәр буенча барлык башлангычларыбыз һәм планнарыбызның абруйлы белгечләренә тиз экспертиза алу мөһим», – дип билгеләде мэр Илсур Метшин.

Илсөяр Төхфәтуллина сөйләвенчә, конференцияне «Шәһәрдә сәнгать» пленар дискуссиясе ачачак, аның модераторы рәссам Александр Пономарев булачак. Мәйданчыкта сәнгать өчен уңайлы киңлекләр булдыру һәм иҗади кешеләргә ярдәм итү, шәһәр рәссамнарының, скульпторларның, фотографларның һәм башка иҗатчыларның аларның максатларын тормышка ашыру өчен җәлеп итәрлек яхшыртулар кирәклеге турында фикер алышачаклар.

Сессиядә катнашучылар арасында архитектор һәм дизайнер Алексей Козырь, Россия Архитекторлар берлеге, Дизайнерлар берлеге һәм Графиклар берлеге әгъзасы Тотан Кузембаев, шәһәр һәм табигый территорияләрне үстерү буенча эксперт Юлия Бычкова бар.

Программаның тагын бер блогын проектлауда һәм киңлекне планлаштыруда ясалма интеллект һәм мәгълүмати технологияләр темасына багышлаячаклар. Белгечләр бу мөмкинлекләрнең революцион үзгәрешләр кертүе һәм шәһәр һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү өчен яңа перспективалар ачуы турында сөйләшәчәкләр.

«Программа кысаларында нейрочелтәрләр ярдәмендә проект идеясен булдыру процессын сынап карау мөмкинлеге булачак. Мастер-класс ЯИ ярдәмендә визуализацияләүнең гамәли күнекмәләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк», — дип уртаклашты спикер.

Профессиональ фотографлар һәм бу сәнгатьне яратучылар үз сәләтләрен «Архикадр II: Казан postindustrial» ачык конкурсында күрсәтә алалар. Аның ярдәмендә элеккеге сәнәгать архитектурасының иң яхшы сурәтләре җыелачак һәм шәһәрнең сәнәгать үткәне теркәләчәк. Гаризалар кабул итү тәмамланырга ике көн калды.

«Кәрәзле телефонга һәм фотоаппаратка эшләнгән эшләр кабул ителә, сурәтләрнең күптән ясалуы мөһим түгел. Күргәзмә экспозициясе Казан Кремленең ишегалдында урнашачак, ә соңрак эшләрне Петербургның «Точка» фотогалереясендә тәкъдим итәчәкләр», – дип билгеләде ТР башкаласының баш архитекторы.

Моннан тыш, конференциядә катнашучылар скульптуралар, мураллар һәм арт-объектларның картада урнашуы турындагы теләкләре белән уртаклаша алачак. Җыелган тәкъдимнәрне алга таба эшкә алачаклар.

Чараның җентекле программасы белән сылтама буенча танышырга була.

«Диалоглар» — архитектура һәм шәһәр төзелеше конференциясе, ул 2022 елдан ТР башкаласы мэры инициативасы белән үткәрелә. Оештыручы — Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе ярдәмендә Казан шәһәрен үстерү институты. Елга берничә тапкыр бер мәйданчыкта архитекторлар, төзүчеләр, дизайнерлар һәм башка белгечләр җыела.

Исегезгә төшерәбез, апрель аенда ТР башкаласында «Диалоглар. Язгы очрашулар» узды. Форумның төп темасы «Шәһәрдәге сәнәгать: сәнәгать территорияләренең бүгенгесе һәм киләчәге» булды, чарага 1,2 меңнән артык кеше теркәлде.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.08.2024
Видеорепортаж
12.08.2024 11:20
Барлык яңалыклар