Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.02.2022, 18:29

Искәндәр Гыйниятуллин РФ Дәүләт Думасында хуҗасыз хайваннар белән эш итү буенча Казан тәҗрибәсен тәкъдим итте

Өч атна эчендә Федераль законга үзгәрешләр әзерләү буенча эшче төркем әгъзаларыннан 38,5 меңнән артык мөрәҗәгать килгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче февраль, Алинә Бережная). Бүген РФ Дәүләт Думасында гражданнарны сукбай этләр һөҗүменнән саклауга юнәлдерелгән Россия Федерациясе законнарына үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем составына Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин да керде. Ул Татарстан башкаласының хуҗасыз хайваннар белән эш итү тәҗрибәсе турында сөйләде.

Утырыш Дәүләт Думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты башлыгының беренче урынбасары Владимир Бурматов рәислегендә узды. Ул өч атна элек РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин йөкләмәсе буенча гражданнарны хуҗасыз этләр һөҗүменнән саклауга юнәлдерелгән законнарга үзгәрешләр әзерләү буенча эшче төркем оештырылуын җиткерде. Бу вакыт эчендә эшче төркем әгъзаларыннан 38 мең 569 мөрәҗәгать килгән. «Барлык мөрәҗәгатьләрне дә карап чыктык, системалаштырдык, алар арасында яхшы тәкъдимнәр бар иде», – дип ассызыклады Владимир Бурматов. Бүген утырышта катнашучылар кайбер тәкъдимнәрне – хуҗасыз хайваннар белән эш итү буенча үз шәһәрләренең тәҗрибәсен җиткерделәр.

«Хуҗасыз хайваннар булмаган шәһәр»: стерильләштерү мобиль пунктларыннан алып грант конкурсына кадәр

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы законның төзәтмәләргә мохтаҗ булуын хәбәр итте. «Закон хәзерге вакытта кирәкле инфраструктура булдырылган урыннарда, халык белән агарту эше оештырылган һәм зоояклаучылар белән диалог булган җирләрдә генә эшли», – дип билгеләп үтте ул.

Татарстан башкаласында шәһәр Мэры Илсур Метшин инициативасы белән «Казан – хуҗасыз хайваннар булмаган шәһәр» проекты эшләнде, аның кысаларында эш берничә юнәлеш буенча алып барыла. Аерым алганда, шәһәрдә этләрне тота, стерилизацияли, вакциналаштыра һәм элеккеге яшәү урынына чыгара торган схема уңышлы тормышка ашырыла. Бу эштә шәһәргә хайваннарны саклау оешмалары волонтерлары актив ярдәм итә. «Муниципаль контракт кысаларында «Зооцентр» приюты елына 4,5 мең гариза эшкәртә һәм 4 меңгә якын стерилизацияләнгән, чипланган хайван чыгара. Моннан тыш, зоояклаучылар үз көчләре белән елына 1 меңгә якын хайванны стерилизацияли һәм вакциналаштыра. Волонтерлар бу хайваннарны чыгарганнан соң да опекага алуны дәвам итәләр», - дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин. Бу эш үз нәтиҗәләрен бирә – узган ел ахырына, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, шәһәрлеләрне йортсыз хайваннарның тешләү очрагы 2021 ел башы белән чагыштырганда 25% ка кимегән.

Узган ел Казанда Мэр инициативасы белән мобиль пунктта йорт хайваннарын бушлай стерилизацияләү һәм вакцинацияләү оештырылган иде, аның кысаларында атна саен шәһәр поселокларына йөрелде, аннары акцияләр тулаем шәһәр буенча уза башлады.

Шул ук вакытта Казан паркларында этләр күргәзмәләре дә уздырыла, аларда казанлылар приюттагы этләр белән якыннан таныша, алар белән уйный, ашата, шулай ук үзләренә ошаган дүрт аяклы дусларын өйләренә дә ала ала. Мондый акция вакытында зоопсихологлар, ветеринарлар һәм кинологлар консультациясен дә алырга мөмкин.

Шәһәр проекты кысаларында шулай ук мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында «Үзебез ияләштергән җан ияләре өчен җаваплыбыз» махсус эшләнгән укыту программасы буенча башланган – хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү дә үткәрелә. Проектларга ярдәм йөзеннән мәктәп укучылары һәм уку йортлары өчен грант конкурсы гамәлгә куелды. Җиңүчеләр 200 мең сумга кадәр акча алачак. Конкурска нәтиҗәләр март аенда ясала.

«Хуҗаларына хайваннарын теркәүне мәҗбүри итеп куярга һәм әлеге процедураны үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартырга кирәк

Казанның уңышлы эшләве өчен, башка шәһәрләрдәге кебек үк, кешеләрнең җаваплылыгы җитми, дип ышана И.Гыйниятуллин. «Бу – әлеге эшкә катнашы булган кешеләрнең уртак җавалылыгы: безнең – заказларны урнаштыручы һәм аның үтәлешен контрольдә тотучы түрәләрнең, подрядчыларның, приют милекчеләренең, хайван хуҗаларының, үрчетүчеләрнең һ.б., – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Хуҗаларына хайваннарын теркәүне мәҗбүри итеп куярга һәм әлеге процедураны үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартырга кирәк».

И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, закон нигезендә инде бүген үк хайваннар хуҗа контроленнән башка йөрергә тиеш түгел. «Әлеге таләпне бозган өчен җаваплылыкны алдан карау зарур. Хайван үрчетүчеләрне һәм ветеринария клиникаларын дәүләт тарафыннан җайга салуны кертергә кирәк. Күп фатирлы йортларда, гражданнарга һәм оешмаларга караган җир кишәрлекләрендә асрый торган хайваннарның саны чикләнгән булырга тиеш. Өченче затлар алдында җаваплылыкны иминиятләштерү тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк», – дип саный Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Закон проекты йорт хайваннарын урамга чыгарып ташлаган гражданнар өчен 30 мең сумга кадәр штраф кертергә тәкъдим итә

Хуҗасыз хайваннар белән эшләү тәҗрибәсен илнең башка субъектлары вәкилләре дә җиткерде. Аерым алганда, Якутск шәһәре шәһәр округы башлыгы Евгений Григорьев аларның төбәгендә хуҗасыз хайваннарны аулау, стерилизацияләү һәм вакцинацияләү белән беррәттән дегельминтация процедурасы – хайваннарда паразитларны профилактикалауга һәм дәвалауга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә, бу исә эпидемияләр һәм хайваннардан тапшырыла торган авырулар куркынычын булдырмаска мөмкинлек бирә, дип сөйләде.

Үз чиратында Владивосток шәһәре вәкиле «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» илкүләм проекты кысаларында субъектларга приютларны карап тоту өчен акча бүлеп бирергә тәкъдим итте.

Владимир Бурматов чыгыш ясаучыларның барлык тәкъдимнәре актуаль һәм күбесе РФ Дәүләт Думасы караячак закон проектына керде, дип ассызыклады. Аерым алганда, йорт хайваннарын урамга чыгарып ташлаган гражданнар өчен 30 мең сумга кадәр штраф һәм хайваннары кемнедер тешләгән эт хуҗаларына карата да штраф кертергә тәкъдим ителә. Моннан тыш, вазыйфаи затлар өчен административ законнарга үзгәрешләр кертү  – хайваннар санын җайга салу өлешендә вәкаләтләрне үтәмәгән өчен 200 мең сумга кадәр штраф карала.

Закон чыгару инициативасы шулай ук хайваннарны приютта калдыру-калдырмау мәсьәләсендә РФ субъектлары вәкаләтләрен киңәйтүгә дә кагыла. В.Бурматов сүзләренчә, приютларда хайваннарны үлгәнчегә кадәр асрый алган төбәкләр дә бар.

Шулай ук төбәкләргә йорт хайваннарын тотуга өстәмә таләпләрне гамәлгә кертү тәкъдим ителә, аерым алганда, хайваннарын урамда йөрергә ялгызын чыгарып җибәрүче кешеләр өчен штрафларны мөстәкыйль рәвештә билгеләү.

Депутатлар гражданнар мөрәҗәгатьләренә җавап бирүнең бердәм системасын булдыру идеясен дә уңай бәяләде. «Эт тешләсә, кая мөрәҗәгать итәргә икәнен беркем дә белми. Шулай ук кемнәрдер тарафыннан кимсетелгән хайваннарны яклаучы
орган да юк. Мондый ресурс булырга тиеш», – дип билгеләп үтте Владимир Бурматов.
Барлык яңалыклар