Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.08.2024, 11:00

Искәндәр Гыйниятуллин йорт хайваннарын исәпкә алуны һәм теркәүне кертергә тәкъдим итте

Әлеге идеяне ул Игорь Комаров катнашында Идел буе шәһәрләре ассоциациясе утырышында әйтте

Йорт хайваннарын мәҗбүри теркәүне кертергә, караучысыз калган этләрне тоту буенча подрядчыга таләпләрне катгыйландырырга, грантлар эшләргә һәм хайваннар белән эш итүнең тулы инфраструктурасын формалаштырырга – бу һәм башка пунктларны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин шәһәрләргә һәм төбәкләргә хайваннар белән җаваплы эш итү буенча үз программаларына кертергә тәкъдим итте. Уфада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Уфа мэры Ратмир Мәүлиев катнашында узган Идел буе шәһәрләре ассоциациясе утырышында ул тагын нәрсәләр үзгәртергә кирәклеге турында сөйләде.

Уфада узган очрашуда 30 муниципалитет вәкилләре катнашты.

Россиянең күпчелек төбәкләре караучысыз йорт хайваннары тешләү очракларын сизелерлек киметүгә иреште, дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин. Әмма алга таба да уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен комплекслы чаралар планын расларга һәм гамәлгә ашырырга кирәк.

«Бөтен ил буенча йорт хайваннарын исәпкә алу һәм теркәүне кертергә кирәк, ә хайваннарны үрчетү белән лицензияле питомниклар гына шөгыльләнергә тиеш. Стерильләштерелмәгән хайваннарны сатуны тыярга кирәк. Эт һәм мәчеләргә карата рәхимсез мөгамәлә өчен җәзаның котылгысыз булуына ирешергә кирәк», — дип дәвам итте Искәндәр Гыйниятуллин.

Чаралар планына түбәндәге пунктлар керергә мөмкин:

йорт хайваннарын мәҗбүри теркәүне һәм исәпкә алуны кертү;

хайваннарның тууын контрольдә тоту, мәсәлән, йорт хайваннарын стерильләштерүнең файдасы һәм кирәклеге турында масштаблы мәгълүмати кампания үткәрү;

приютларда терлекләрне аулау һәм тоту буенча подрядчыга карата, приютларның, ветеринария кабинетларының, квалификацияле персоналның булу-булмавын һәм торышын да кертеп, тотылган хайваннарны ташу шартлары буенча таләпләрне катгыйландыру;

базарларны, төзелеш базаларын, гараж кооперативларын һәм күзәтүчесез хайваннар көтүен формалаштырырга мөмкин булган башка урыннарны даими тикшерүне оештыру — мондый урыннарда беренче чиратта хайваннарны тотарга кирәк;

хуҗалары булмаган хайваннарны тукландыруның чүп савыты мәйданчыклары һәм азык-төлек калдыклары ташлау урыннары кергән чыганакларны кыскарту һәм бетерү;

хайваннар белән эш итү инфраструктурасын формалаштыру, аерым алганда, этләрне йөртү һәм күнегүләр ясау өчен мәйданчыклар булдыру, волонтерлык приютларына ярдәм итү, биналар төзегәндә эт тоту урыннарын үстерү һәм аларга ярдәм итү.

Әйтелгән инициативаларның бер өлеше өч ел дәвамында Татарстан башкаласында мэр Илсур Метшинның «Казан — ташландык хайваннарсыз шәһәр» программасы буенча гамәлгә ашырыла.

«Без үз-үзебезгә биш ел дәвамында күзәтүчесез йорт хайваннары белән фаҗигаларның санын киметергә максат куйдык – өч ел нәтиҗәләре буенча без мондый фактлар санын өчтән бергә кыскарттык, үлем очракларын да булдырмыйбыз. Шулай ук безнең максат – шәһәр урамнарында караучысыз калган хайваннар санын киметү», – дип сөйләде Искәндәр Гыйниятуллин.

Ул Казан, Түбән Новгород, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Россиянең проблеманы кешелекле чишү юлыннан баручы башка шәһәрләренең уңышлы тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды.

Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының әлеге тәкъдимнәре РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет эшендә исәпкә алыначак.

Хайваннар белән җаваплы эш итү темасы буенча шулай ук Мәскәү өлкәсе губернаторының хайваннарны яклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе, РФ Хөкүмәте каршындагы социаль өлкәдә тәрбиячелек мәсьәләләре буенча совет әгъзасы Илона Броневицкая һәм Ижевск шәһәре башлыгы урынбасары Вера Решетникова чыгыш ясадылар.

Исегезгә төшерәбез, Идел буе шәһәрләре Ассоциациясе 1998 елда җиде шәһәр – Казан, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск һәм Чебоксар оешманы гамәлгә кую турындагы килешүгә кул куйгач оешкан иде. 2014 елда ассоциацияне Казан мэры Илсур Метшин җитәкләде, ә аннары ул бу постка ике тапкыр сайланды. Ун ел эчендә Ассоциациядә катнашучылар саны 26 га кадәр арткан. Узган ел ахырында Илсур Метшин оешма башлыгы постына Уфа мэры Ратмир Мәүлиев кандидатурасын тәкъдим итте. Идел буе шәһәрләре Ассоциациясе утырышы йомгаклары буенча Уфада Ассоциация әгъзалары саны 30 га кадәр.

Юбилей җыелышы эшендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров, Идел буе шәһәрләре җитәкчеләре, Донецк, Луганск һәм Екатеринбург җирле үзидарә башлыклары, федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары, гомумроссия һәм төбәкара берлекләр һәм ассоциацияләр вәкилләре катнашты.
Барлык яңалыклар