Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2019, 14:31

Искәндәр Гыйниятуллин: «Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп туплауга күчәргә мәҗбүр итә торган документ кирәк»

Казан шәһәре Думасында «Бердәм Россия» фракциясе утырышында калдыклар белән эш итү буенча реформаның барышы турында фикер алыштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Алсу Сафина). Бүген Ратушада Казан шәһәр Думасында «Бердәм Россия» фракциясе утырышында Татарстан башкаласында калдыклар белән эш итү буенча реформаларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Муниципалитетлар дәрәҗәсендә килеп туган проблемаларны хәл итү өчен субъектның норматив-хокукый актын кабул итү кирәклеге фикер алышуның төп мәсьәләләреннән берсе булды.

Казанның иҗтимагый киңлекләрендә эшкәртелгән пластиктан җиһазлар барлыкка киләчәк

Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп туплау, җыю һәм чыгару программасы Казанда 2018 елда старт алды, гәрчә шәһәрдә калдыклар белән эш итү системасын модернизацияләү моннан 10 ел элек башланган булса да. Узган ел калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю Авиатөзелеш районында гына оештырылса, быел калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен бөтен җирдә шартлар тудыру бурычы тора. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин бүгенге көндә шәһәр торак фондының 80%-ы калдыкларны дуаль принцип буенча ике төргә: эшкәртелә торган һәм эшкәртелми торганнарга бүлеп җыю өчен савытлар белән җиһазланган булуын искәртте. И.Гыйниятуллин 52 яңа контейнер мәйданчыгы төзелүен, ел ахырына кадәр тагын 17 яңа мәйданчык барлыкка киләчәген хәбәр итте. Узган ел шәһәр бюджеты хисабына шәһәрнең барлык мәктәпләрендә калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен чүп савытлары куелган иде. Белем бирү учреждениеләренең контейнер мәйданчыклары каты көнкүреш калдыкларын аерым төрләргә бүлеп җыю өчен савытлар белән җиһазландырылган.

«Сортларга аеруның сыйфаты калдыклар аерым җыелганда, алар барлыкка килгән урында күпкә югарырак. Эшкәртелә торган калдыклардан – макулатура, пластик, пыяла, металлдан – азык-төлек һәм куркыныч калдыкларны аерганда, без калдыкларны чиста һәм коры саклыйбыз», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Муниципалитет ярдәме белән кече һәм урта бизнес предприятиеләре икенчел ресурсларны җыю һәм эшкәртүне актив үстерә. Җәен Казанда калдыклар белән эш итүнең тулы циклын булдыру турында Россия экологик операторы Һәм «РТ-Инвест» компаниясе белән өч яклы килешү имзаланды. «Хәзерге вакытта инвестицион проект буенча килештерү эшләре бара», – дип билгеләде И.Гыйниятуллин.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кысаларында Coca Cola компаниясе белән каты коммуналь калдыкларны аерым җыю культурасын һәм практикасын үстерү турында килешүгә кул куелды. Аерым алганда, компания калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен контейнерлар әзерләү һәм китерүне үз өстенә алды. «Җыелган пластиктан компания җәмәгать киңлекләре өчен урам җиһазлары ясаячак. Җиһаз үрнәкләре инде безгә бирелде, аларны урнаштыру урыннарын килештерү бара, якын арада шәһәрлеләр аны күрәчәк, – дип сөйләде И.Гыйниятуллин. - Контейнерларның бер өлеше шәһәрдә куелган һәм Казан территориясендә кулланыла».

«Кабан күлләренең мәйданы - 195 га, чүп өчен бу мәйданнан 5 тапкыр күбрәк урын бүлеп бирергә туры киләчәк»

Казанда узган ел 5 мең тонна калдык эшкәртүгә җибәрелгән. Бу бик зур сан, әмма шәһәрдә ел саен җитештерелә торган чүп күләме буенча, ә бу 500 мең тоннадан артык, бу бары тик 1%-ны гына тәшкил итә.

Мәсәлән, 2018 елда эшкәртүгә 2800 тонна макулатура, 1200 тонна ПЭТ-шешә, 300 тонна пыяла савыт һәм 5 тонна батарейка җибәрелгән. И.Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, бу күләмдә кәгазь җитештерү өчен 47 мең агач кулланылган. Шәһәрнең 15 зур паркында да якынча шул кадәр агач үсә. Шул ук вакытта бер тонна күләмендәге кәгазь калдыкларыннан кәгазь җитештерү 20 мең литр суны саклый, 1000 кВт электр энергиясен экономияли, табигать мохите өчен куркыныч булган исле газ чыгаруны 1700 килограммга киметә.

«Бу шешәләрдән тигез катлам белән Түбән Кабан күленең бөтен өслеген, Болак ермагын һәм «Черек күл»не капларга мөмкин, – дип үрнәк чагыштыру китерде И.Гыйниятуллин, эшкәртелгән пластик шешәләр күләме турында сөйләгәндә.

Ә бер рәткә тапшырылган пыяладан шешәләрне тезеп куйсаң, линейканың озынлыгы 52 чакрымнан артып китәчәк – Казаннан алып Яшел Үзәнгә кадәр арага сузылачак. «Пыяла кыйпылчыклары сибелгән Горький шоссесын күз алдыгызга китерегез», – дип билгеләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Көн саен шәһәрдән 1600 тонна - якынча 30 тимер юл вагоны чүп-чар чыгарыла. Әгәр бернәрсә дә эшләмәсәң, шәһәргә кирәкле полигоннар мәйданы, тыю зонасы белән бергә, 900 га тәшкил итәчәк. «Мисал өчен – Кабан күленең барлык өч өлешенең мәйданы – 195 га, чүп өчен 5 тапкыр күбрәк мәйданны бирергә туры киләчәк», – дип билгеләде И.Гыйниятуллин. Аның сүзләренә караганда, бер тапкыр кулланыла торган әйберләрдән – савыт-саба, пакетлардан баш тарту, шулай ук калдыкларны сортларга аеру - килеп туган хәлдән чыгу юлы булырга мөмкин.

«Дөнья тәҗрибәсе шуны күрсәтә: эшкәртүгә калдыкларның 60 һәм аннан да күбрәк процентын җибәрергә мөмкин. Ил Президенты алдыбызга шундый ук бурыч куя, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. - Теләсә нинди юл беренче адымнан башлана. Без башлангыч чорда сортларга аерып, эшкәртүгә 60% түгел, 10% кына җибәрсәк тә ярый. Ул чакта инде макулатура 2800 тонна түгел, ә 28 мең, сакланган агачлар 47 мең түгел, ә ярты миллионга якын, коткарылган парклар 15 түгел, ә 150 булачак». И.Гыйниятуллин ассызыклаганча, калдыкларның 10%-ы – бу 50 мең тонна икенчел чимал, полигоннарга чыгарыла торган бер айлык чүп-чар күләме. «Күз алдыгызга китерегез, шуның нәтиҗәсендә без ай буе яңа чүп-чарны полигоннарга чыгармыйбыз», - дип өстәде ул.

«Теләсә нинди башлангычларның мөһим стимулы булып сумнар тора»

Шәһәр һәм республика халкы өчен каты коммуналь калдыкларны (ККК) чыгару өчен түләү күләме исәпләүнең яңа тәртибенә күчү белән артты, ә кайбер җирлекләрдә - күп тапкырга күтәрелде. И.Гыйниятуллин бюджет учреждениеләрендә катлаулы вәзгыять булуына игътибар итте, анда каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен хезмәт күрсәтү бәясе берничә тапкырга артты. Каты коммуналь калдыкларны чыгару хезмәтләре өчен түләү чыгымнарының бер өлешен ябу өчен, республика Хөкүмәте Казанның бюджет учреждениеләренә 56 млн сум бүлеп биргән. ТР Дәүләт Советы депутаты Роза Җәббарова да проблеманың барлыгын раслады.

«Факт буенча түләүгә күчү мәсьәләне хәл итү булыр иде, калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны керткәндә, ул нормативтан кимрәк булачак – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. - Закон чыгаручы бу мөмкинлекне исәпләү тәртибен үзгәртү шартларын сөйләштерергә тәкъдим итте. Беренчесе – аерым төрләргә бүлеп туплануның төбәктә расланган куллану тәртибе булу, икенчесе - калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны фактта тормышка ашыру. Икенче шарт өчен без бүген күп эшләсәк, республикада расланган тәртип юк». И.Гыйниятуллин Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә 2020 елның 1-нче гыйнварыннан калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюга күчү турында норматив актлар кабул ителүен билгеләп үтте. Һәм бу документлар Татарстанга да кирәк булган норматив актлар өчен нигез булырга мөмкин.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, депутатларга мөрәҗәгать итеп, калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю тәртибен һәм калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыючылар өчен аның мәҗбүрилеген билгели торган норматив акт, гамәлдәге закон кысаларында үтәлмәгән өчен җаваплылык кертү кирәклеген ассызыклады. «Безгә калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны ни рәвешле оештырырга һәм аларны ничек исәпкә алырга, гамәлдәге закон кысаларында аерым төрләргә бүлеп тупланган калдыклар өчен ничек акча кертергә, бу карарны бозучыларның җаваплылыгы турында язылган документ кирәк», - диде И.Гыйниятуллин.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының калдыклар белән эш итү бүлеге башлыгы Диана Краснова искәрткәнчә, каты көнкүреш калдыкларын җыю тәртибе, шул исәптән аерым төрләргә бүлеп җыю,Татарстан Республикасында 2018 елның 25-нче декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган. «Бу документта аерым төрләргә бүлеп туплауга күчүнең директив рәвештә билгеләнгән вакыты юк, әмма тәртибе федераль закон белән расланган субъект вәкаләтләре нигезендә расланган», – дип аңлатты ул.

И.Гыйниятуллин, үз чиратында, әлеге документның тәкъдим итү характерына ия булуын, шул ук вакытта калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюга күчәргә мәҗбүр итә торган документка ихтыяҗ булуын искәртте. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары фикеренчә, «теләсә нинди башлангычларның мөһим стимулы булып сумнар тора».

Утырышта шулай ук экологик тәрбия мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шул исәптән 179-нчы номерлы гимназия мисалында да.

Соңыннан Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, кирәкле документ буенча тәкъдимнәр формалаштыру өчен, бердәм эш төркеме төзергә тәкъдим итте.

Утырышта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Гыйниятуллина, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Анна Апаева, Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана Захарова, Казан шәһәре Думасы депутатлары, район администрацияләре вәкилләре, Казан территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре катнашты.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасында «Бердәм Россия» фракциясе утырышында калдыклар белән эш итү реформасының барышы турында фикер алыштылар
Видеорепортаж
13.11.2019 15:49
Казан шәһәр Думасында «Бердәм Россия» фракциясе утырышында калдыклар белән эш итү реформасының барышы турында фикер алыштылар
Барлык яңалыклар