В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда түгәрәк өстәлдә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә законнарны реформалаштыру турында фикер алыштылар
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август, Татьяна Марюхова). Б.Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында каты коммуналь калдыклар белән эш итү темасы буенча түгәрәк өстәл узды. Шәһәр Башкарма комитеты, профильле министрлыклар, регоператорлар, табигатьне саклау прокуратурасы, чүпне икенчел эшкәртү белән шөгыльләнүче предприятиеләр вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм экоактивистлар калдыклар белән эш итү өлкәсендә гамәлдәге законнарны яңарту зарурлыгы турында фикер алыштылар. Очрашуны Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон тәкъдим итте. Чарага кадәр катнашучылар үз тәкъдимнәрен әзерләделәр, алар турында РФ Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комиссиясе утырышында көзге сессиядә фикер алышачаклар.
Мондый фикерне түгәрәк өстәлгә кадәр Илья Вольфсон белдерде. «Тема катлаулы, аның белән эшләү өчен төрле алымнар бар, төрле фикерләр бар, ни өчен һаман да эшне төгәл итеп оештырып булмый. Ләкин, безнең позицияләребезгә карамастан, максатыбыз бер генә – чиста төзекләндерелгән шәһәрдә һәм имин илдә яшәү, чүп-чар коллапсын булдырмау. Казан һәм Татарстан мисалында вариантлар әзерләргә һәм сорауны төрле яктан карарга карар кылынды. Нәтиҗәдә, безгә 60 ка якын тәкъдим килде», – дип мөрәҗәгать итте ул очрашуда катнашучыларга.
ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин фикеренчә, каты коммуналь калдыклар белән эш итүдә катнашучыларның функцияләрен һәм җаваплылыгын бүлешергә, шулай ук төбәк операторын барлык каты коммуналь калдыклар хуҗасы итеп билгеләүче нормадан баш тартырга кирәк.
«Контейнер мәйданчыгының конкрет хуҗасы булырга тиеш – идарәче компания, учреждение, оешма, предприятие яки гражданин. Калдыкларны туплау һәм җыю, контейнер мәйданчыгын карап тоту, каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару өчен түләү һәм акча җыю мәйданчык хуҗасының калдыклар чүп машинасына төялгәнчегә кадәр функциясе булырга тиеш. Калдыкларны төяү һәм утильләштерү урынына кадәр илтеп җиткерү – бу ташучының бурычы. Утильләштерү, күмү мәсьәләләре – өченче дәрәҗә, бу җирле үзидарә органы функциясе. Һәр этапта факт буенча түләү кулланылырга тиеш. Болар барысы да Казанда булды», - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 нче гыйнварыннан Россиядә федераль законнардагы үзгәрешләрдән соң калдыклар белән эш итү буенча реформа башланды, аның нигезендә чүп-чарны чыгару һәм утильләштерү өчен муниципалитетлар түгел, ә конкурс нәтиҗәсендә билгеләнгән региональ операторлар җавап бирә башлады. Казанда шундый компания «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе» ҖЧҖ булды, ул Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән тиешле килешү төзеде.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, көн саен шәһәр территориясендә якынча 1,6 мең тонна каты коммуналь калдыклар барлыкка килә. Казанда чүп-чарны аерым җыю өчен 1548 мәйданчык, эшкәртелә торган калдыклар өчен 1270 сары сетка, икенчел чимал җыю өчен 21 павильон җиһазландырылган, ә 20 мәктәптә фандоматлар урнаштырылган.
«Чүп-чарны полигоннарга чыгару санын киметмичә, без тупикка килеп җитәчәкбез. Якын киләчәктә чүп коллапсын булдырмау өчен калдыкларның барлыкка килүен һәм туплануын киметергә кирәк. Бу катлаулы – халыкның, кулланучыларның инде ияләшкән гадәтләрен үзгәртү, бер тапкыр кулланыла торган төргәкләрдән, пакетлардан, савыт-сабалардан, таралардан, җиһазлардан, приборлардан баш тарту таләп ителә. Шуңа күрә аерып җыюны гамәлгә кертергә һәм эшкәртү өлешен арттырырга кирәк», - диде ул.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары чүп-чарны аерым җыю мәҗбүри булырга тиешлеген билгеләп үтте. Бу калдыкларны туплау, ташу һәм утильләштерү факты буенча хәрәкәт итү өчен түләү билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, ягъни регоператорларга картон тартмалар белән ярым буш контейнерлар ташырга ирек бирмәячәк. Моннан тыш, аерып җыю калдыкларны аерым туплау өчен контейнерлар сатып алуга федераль бюджет ярдәме программасында катнашырга мөмкинлек бирәчәк, бу чүп-чар инфраструктурасын яңартачак.
Чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсендә Искәндәр Гыйниятуллинны «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК директоры Евгений Чекашов та хуплады. Ул хәбәр иткәнчә, «Көнчыгыш» полигоны инде өч елдан соң ук үз лимитларын бетерә. «Яңа полигоннар да бетмәс һәм төпсез түгел. Шуңа күрә әлеге ситуациядән чыгу өчен калдыкларны алга таба эшкәртү өчен сортларга аеруның рациональ күпбаскычлы системасы объектларын төзү бердәнбер альтернатива булып тора», - дип ассызыклады ул.
Бүгенге көндә МПС-1 калдыкларын сортлау буенча Казан комплексы көн саен 280 тонна калдык эшкәртә, 20 тонна файдалы фракция ала, ягъни 7%. Чекашов сүзләренә караганда, якын арада комплекс тәүлек буе эшләү режимына күчәчәк, сортларга аерыла торган калдыклар күләмен 500 тоннага кадәр арттырачак, 35 тонна файдалы фракция алачак.
Төбәк операторы билгеләнгән маршрутлар буенча көн саен 1300 контейнер-сеткадан 8 мең килограммнан артык икенчел чимал чыгарыла. Ел ахырына кадәр «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК тагын якынча 150 контейнер-сетка урнаштырырга планлаштыра.
«Казан халкы ярдәме белән һәр елны икенчел чимал әзерләү өчен аерып җыю күләме арта. Шәһәр халкыннан аерып җыю өчен контейнерлар урнаштыруны һәм сетканы бушату ешлыгын арттыруны сорап гаризалар көннән-көн күбрәк килә», - дип нәтиҗә ясады Евгений Чекашов.
Хәзер каты коммуналь калдыкларны утильләштерү объектларын төзү өчен регоператор җаваплы, әмма очрашуда катнашучыларның күбесе бу вәкаләтләрне дәүләт дәрәҗәсенә тапшырырга кирәк дигән фикер белдерде. Бу халыкны каты коммуналь калдыклар белән эш итү тарифыннан азат итәргә, икенчедән, чүп инфраструктурасының төп объекты кинәт кенә шәхси компаниянең теләге буенча ябыла кебек ситуацияләрдән качарга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Казанда 26-40 метр биеклектәге биш эре чүп полигоны формалашкан: Химия урамындагы каты коммуналь калдыклар полигоны, «Көнчыгыш», Самосыр калкулыгы, КЭК, Кадыш төзелеш калдыклары полигоны. Соңгы өч объект рекультивацияләнгән яки бу стадияне уза. Шулай ук ике чүп сортлау станциясе эшли. Шәһәр чикләрендәге барлык бу объектларның санитар-саклау зонасының гомуми мәйданы 900 гектар тәшкил итә.
Төрле чыгышлы калдыкларны рөхсәтсез ташлауны бу өлкәдә проблемаларның берсе дип атарга була. Бүген законнар нигезендә гражданнарга икедән 3,5 мең сумга кадәр штраф каралган. «Транспорт чараларын конфискацияләүгә кадәр административ җаваплылыкны булдыруны күздә тотарга кирәк. Мәсәлән, браконьерлардан кәсеп кораллары – мылтыклар, тозаклар, ятьмәләр, шулай ук автомобильләр һәм көймәләр алына. Әлеге соры ташучылар табигатькә браконьерлардан килгән зыянны ук китерә», - дип аңлатты Искәндәр Гыйниятуллин.
Бу фикер түгәрәк өстәлнең барлык катнашучылары тарафыннан да хупланды.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның маенда Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты утырышында көнкүреш калдыклары белән эш итү проблемасын күтәрде. Бу Казан Мэры Илсур Метшинның федераль законнарга төзәтмәләр кертү кирәклеге турындагы эшлекле дүшәмбедә белдерүенә реакция булды. Парламентарий депутат-хезмәттәшләреннән һәм төбәк вәкилләреннән зур җавап алды. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Сергей Пахомов бу мәсьәләне җентекләп өйрәнергә һәм Казандагы вәзгыять буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.