Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләренә калдыклар белән эш итү системасын реформалаштыру турында сөйләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь, Алсу Сафина). Казанда калдыклар белән эш итү системасын реформалаштыру дәвам итә – чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю программасы шәһәр торак фондының 80%-ын үз эченә алган. Бу юнәлештә ниләр эшләнүе һәм ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт булдыру турында кичә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) рәисләре өчен оештырылган семинарда сөйләде. Семинар Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева җитәкчелегендә узды.
Калдыклар белән эш итү системасын модернизацияләү шәһәрдә моннан 10 ел элек, 2008 елда ук башланган иде. Ул чакта Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча калдыклар белән эш итүнең муниципаль схемасы эшләнде - махсус мәйданчыкларда заманча пластик контейнерлар барлыкка килде, күпчелек йортлар чүп үткәргечләрдән баш тартты, универсаль чүп-чар ташу машиналары эшли башлады, калдыкларны сортларга аеру станцияләре төзелде.
Казанда калдыклар белән эш итүнең яңа этабы калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю программасын гамәлгә керткәннән соң башланды. «Ил Президенты Владимир Путин калдыкларны эшкәртүнең 60%-ына ирешү бурычын куя. Шуңа бәйле рәвештә калдыкларны сыйфатлы рәвештә сортларга аеру, икенчел чималны чыгару һәм эшкәртү мөһим булып тора», – дип ассызыклады И.Гыйниятуллин. «Сортларга аеруның сыйфаты алар барлыкка килгән урында калдыклар аерым җыелганда күпкә югарырак. Эшкәртелә торган калдыклардан – макулатура, пластик, пыяла, металлдан – азык-төлек калдыкларын, куркыныч калдыкларны аерганда, калдыкларны чиста һәм коры саклыйбыз, алар сортларга аеру линияләренә азык-төлек калдыкларына һәм башка сыеклыкларга кушылмаган килеш, чыгару һәм эшкәртү өчен яраклы халәттә барып җитә», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю, туплау һәм чыгару программасы 2018 елда старт алды. Ул вакытта Авиатөзелеш районы идарәсенең барлык контейнер мәйданчыкларын эшкәртелә һәм эшкәртелми торган фракцияләргә калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен савытлар белән тәэмин иттеләр. Бу елда бөтен җирдә калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен шартлар тудыру бурычы тора. Бүгенге көндә шәһәр торак фондының 80%-ы калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен савытлар белән җиһазландырылган, бу калдыкларны аерым схема буенча җыю һәм чыгару башкарыла. 34 яңа контейнер мәйданчыгы төзелде, ел ахырына кадәр тагын 20 мәйданчык барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин.
Узган ел шәһәр бюджеты хисабына шәһәрнең барлык мәктәпләре калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен чүп савытлары белән тәэмин ителде. Белем бирү учреждениеләренең контейнер мәйданчыклары каты көнкүреш калдыкларын аерым төрләргә бүлеп җыю өчен савытлар белән җиһазландырылды.
Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ярдәмендә муниципалитет ярдәме белән шәһәрдә икенчел ресурсларны җыю һәм эшкәртү актив үсеш ала. Казан ишегалларының яртысыннан артыгы махсус савытлар белән җиһазландырылды, анда шәһәрлеләр пластик савытлар һәм төргәкләр салалар. Шәһәрдә 40-тан артык павильон эшли, анда халык сортларга аерылган икенчел чималны тапшыра ала.
И.Гыйниятуллин Казанда калдыклар белән эш итүнең тулы циклын булдыру планлаштырылуын искә төшерде – аларны туплаудан башлап эшкәртелгән икенчел чималдан әзер продукция чыгару өчен җитештерү куәтләрен булдыруга кадәр. Coca-Cola компаниясе белән Татарстан Республикасы арасында килешү каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю мәдәнияте һәм практикасы үсешенә ярдәм итәчәк. Шулай итеп, Казанда сатыла торган компания продуктларыннан тараны 100% җыю һәм эшкәртү планлаштырыла.
«Бу проектларның максаты - шәһәр халкының тормыш сыйфатын арттыру, экологик куркынычсыз яшәү шартларын булдыру, әйләнә-тирә мохиткә ресурсларны икенчел файдалану һәм калдыкларны полигоннарда күмүне туктату юлы белән йөкләнешне киметү - барлык процесста катнашучыларның үзара тыгыз элемтәдә һәм хезмәттәшлегендә генә ирешелергә мөмкин, - диде И.Гыйниятуллин. - Техник мөмкинлекләр булдыру бик мөһим, әмма бу процессларга халыкның киң катламнарын җәлеп итү тагын да мөһимрәк. Шәһәрлеләрнең актив катнашуыннан, аңлауларыннан һәм теләкләреннән башка нәтиҗә булмаячак. Кешеләрнең үзара турыдан-туры ачык аралашуын бернәрсә дә алыштыра алмый, һәм монда территориаль иҗтимагый үзидарә институтлары зур роль уйный, алар безнең халык мәнфәгатьләрен турыдан-туры чагылдыра, шәһәрлеләргә якынрак тора».
Казанда 2018 елда 5000 тонна икенчел ресурс эшкәртүгә җибәрелгән. Аерым алганда, 1200 тонна ПЭТ-шешә - И.Гыйниятуллин чагыштырганча, бу шешәләр саны белән чигенә кадәр 15 Олимпия йөзү бассейнын тутырырга, яисә Түбән Кабан күленең бөтен өслеген, Болак ермагын һәм «Черек күл»не тигез катлам белән капларга мөмкин булыр иде.
Шулай ук эшкәртүгү 300 тонна пыяла тара тапшырылды - әлеге пыяла шешәләрне бер рәткә куйсаң, линейканың озынлыгы 52 чакрымнан артып китәчәк – Казаннан алып Яшел Үзәнгә кадәр ераклыкны тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, 5 тонна батарейка җыелды. И.Гыйниятуллин, бер бармак батареясының таркалу продуктлары 20 кв. м җирне агулый ала, дип белдерде. Бу мәйданда урманда 2 сукыр тычкан, бер керпе һәм меңләгән яңгыр суалчаннары яши. «Эшкәртүгә тапшырылган, ә теләсә кая ташланмаган 5 тонна батарейка 250 мең керпене, ярты миллион сукыр тычканны һәм 250 миллионлап яңгыр суалчаннарын коткарды», - дип билгеләп үтте ул.
Үз чиратында, 2800 тонна макулатура әзерләүгә 47 мең агач кирәк булыр иде - Казанның 15 зур паркында да шул кадәр үк агач үсә. Шул ук вакытта бер тонна кәгазь калдыклардан кәгазь җитештерү 20 мең литр суны саклый, 1000 кВт электр энергиясен экономияли, табигать мохите өчен куркыныч булган углекислоталы газ чыгаруны 1700 кг киметә. И.Гыйниятуллин 10 кешедән торган офиста бер тонна макулатура барлыкка килүенә игътибар итте.
Казанда ел саен 500 мең тоннадан артык көнкүреш калдыклары барлыкка килә. Һәр казанлы бер ел эчендә 400 килограммнан артык калдык калдыра. Көн саен шәһәрдән 1600 тонна - якынча 30 тимер юл вагоны чүп-чар чыгарыла. «Берни дә эшләмәсәк, якындагы елларда безгә тыю зонасы белән бергә 900 гектар мәйданлы полигоннар кирәк булачак», - дип билгеләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Әйтик, Кабан күленең барлык өч өлешенең мәйданы 195 гектар булса, чүп-чар өчен биш тапкырга зуррак мәйдан бүлеп бирергә туры киләчәк.
Калдыклар санын киметү юлы да бар, – диде И.Гыйниятуллин, аерым алганда, бер тапкыр кулланыла торган әйберләрдән - пакетлар һәм савыт-сабадан баш тарту. Әйтик, йөз еллар дәвамында эшкәртелми һәм таркалмый торган пакетларны күп тапкыр кулланыла торган сумкаларга алыштырырга була. Моннан тыш, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары калдыкларны сортларга аерырга чакырды, бу эштә үз гаиләсен мисалга китерде, азык-төлек калдыкларын, макулатура һәм пластикны аерым төрләргә бүлеп җыйганда соңгыларының тизрәк туплануын искәртте. Калдыкларын коры һәм дымлы төрләргә аеру иң гади ысул булып тора.
«Һәркем өчен гади бу гамәлләр чималны икенчел куллану күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады И.Гыйниятуллин. - 5 мең тонна эшкәртелгән ресурслар - бу да күп, әмма бу Казанда чүп-чарның гомуми саныннан нибары 1% дигән сүз. Күз алдыгызга китерегез, без эшкәртүгә 1% түгел, ә 10% җибәрдек ди. Чүплеккә ташламадык, урманда калдырмадык, елга буенда өстенә ком сипмәдек, пөхтә итеп җыеп, 50 мең тонна икенчел чимал тапшырдык ди. Ул чакта коткарылган парк һәм скверлар саны 15 түгел, ә 150 булачак! Кайчандыр төрле контейнерларга азык-төлек һәм макулатураны аерып салырга өйрәнгәнгә күрә кисүдән коткарылган бу урманнарны һәм агачлыкларны күз алдыгызга китерегез».
«Әгәр сез бу залдан чыкканда куллану калдыкларын икенчел куллануның кирәклеге һәм мөһимлеге турында уйлансагыз, без сезнең белән иң гади, әмма бик нәтиҗәле гамәлләр башкара алуыбызны белсәгез, мин моңа бик шат булачакмын, ә сез үзегез үк бу фикерләрне экологик бурычларның мөһимлеген аңлатып, үз территориягездәге кешеләргә җиткерә аласыз», - дип йомгаклады И.Гыйниятуллин.
Киңәшмәдә катнашучылар докладчыга халык белән эшләү өчен файдалы булган яңа мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр. Доклад буенча фикер алышканнан соң, торак массивлардагы контейнер мәйданчыкларын карап тоту буенча берничә сорау бирелде. Шулай итеп, күп кенә территориаль иҗтимагый үзидарәләр өчен контейнер мәйданчыкларын бистәләрдә яшәүчеләрнең генә кулланмавы актуаль тема булып тора. «Безгә бөтен шәһәрдән ташыйлар. Бездә 500 кв. м чамасы чүплек урыны бар, бу чүп-чар мәйданчыгы түгел, ә чүплек! - дип билгеләп үтте «Царицынский богор» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Вячеслав Прокофьев. - Кайберәүләр моның нигезендә бизнес төзиләр: чүп чыгару турында белдерү урнаштыралар, ә безнең бистәдә утильләштерәләр». В.Прокофьев аңлатып узганча, видеокамералар урнаштыру мөмкинлеге юк. Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе комиссия төзергә һәм бу мәсьәләне урынга барып хәл итәргә тәкъдим итте. Идея хупланды. Людмила Андреева ассызыклап үткәнчә, әлеге проблема хәл итүне таләп итә.
«Ак Каен» территориаль иҗтимагый үзидарәсендә дә шуңа охшаш проблема: Валентина Виноградская сүзләренә караганда, Яшел Үзән районы халкы аларның контейнер мәйданчыкларыннан бик теләп файдалана. Контейнер мәйданчыклары видеокүзәтү астында булса да, проблеманы хәл итеп булмый.
«Нагорный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ренат Котдусов фикеренчә, күп кенә торак массивлар эләккән хәлдән чыгу өчен йорт яныннан капчыклап чүп-чар җыю юлы белән ирешергә мөмкин. «Бистәләрнең контейнер мәйданнарына фатирларны төзекләндергәннән соң төзелеш чүпләрен китерәләр, безгә бакчачылык ширкәтләре чүп ташлый, безгә районнардан да чүп-чар китерәләр, тәртип бозучыларга җәза бирү өчен норматив база юк, - дип билгеләп үтте Ренат Котдусов. - Бездә дә бистә үзәгендә чүплек барлыкка китергәннәр иде. Капчыклап җыюга күчкәч кенә без чүплектән арындык, безнең бистәдә хәзер чиста. Шул ук вакытта бистәдән чыгарыла торган чүп 2 тапкырга кимегән».
«Казанда йортлар яныннан калдыкларны капчыклап җыю һәм чыгару буенча уңай мисаллар бар, бу эшли, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. - Капчыклап җыю - иң элек халыктан килергә тиешле бик яхшы инициатива. Без шәһәр дәрәҗәсендә хуплыйбыз».
«Без, төягәннән соң калган чүп - чарны җыю һәм контейнер мәйданчыкларын чистарту өчен, шәһәр бюджетыннан акча бүлеп бирү мөмкинлеген карыйбыз, - дип сөйләде И.Гыйниятуллин. – Безнең алда торак массивлары территориясендә яңа контейнер бункер мәйданчыклары төзү бурычы тора».
Семинарда шулай ук төзекләндерү һәм яктырту, торак массивлар территориясендә элемтә хезмәтләре, күзәтүчесез хайваннар белән эшне оештыру турында да фикер алыштылар. Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов һәм башкалар катнашты.