Шәһәр мэры һәм совет фигуралы шуучысы өлкән яшьтәге казанлылар арасында узган беренче спартакиада җиңүчеләрен бүләкләде
Фото: Денис Гордийко
Ирина Роднина спорт башкаласы Казанның илнең күп кенә шәһәрләре өчен ориентир булуын билгеләп үтте. «Сәламәт яшәү рәвеше» лозунгларыннан «Йөзьяшәрләр уеннары»на күчәргә вакыт. Бу беренче шундый ярышлар һәм аларның нәкъ менә Казанда оештырылуы бик шәп. Россия данын яклап көрәшүче профессиональ спортчылар бар, ә сез илебезнең озын гомере өчен җавап бирәсез. Ике мең катнашучы җыя алган ярышлар аз, сез, казанлылар, яшьләр өчен генә түгел, бөтен ил өчен үрнәк булып торасыз», – дип мөрәҗәгать итте ул тантанада катнашучыларга. Данлыклы фигуралы шуучы барлык «йөзьяшәрләр»гә югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.
Илсур Метшин, Ирина Роднинаның тантанага килүен зур хөрмәт билгесе, дип атады һәм: «Бүген безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт. Сез – бөтен Советлар Союзының горурлыгы һәм безнең өчен үрнәк», – дип өстәде.
«Мин Казанны бик яратам. Биредә нинди генә чара узса да, ул иң югары дәрәҗәдә оештырыла. Ярышлар бик күп, Казан бу планда – чемпион. Универсиада өчен искиткеч спорт объектлары төзедегез, алар бушап тормый, халык файдасына эшли», – диде Олимпия чемпионы.
Илсур Метшин һәм Ирина Роднина иң яхшы спортчыларга кубоклар тапшырдылар, шулай ук аларга «Районның спорт горурлыгы» исеме бирелде.
Спартакиадада Вахитов районы командасы җиңде, иң яхшылары дип Лариса Исаева һәм Равил Галиуллин танылды.
Икенче урында – Авиатөзелеш районы, иң актив «йөзьяшәрләр» – Рәмзия Латыйпова һәм Рөстәм Мөхәммәтҗанов.
Өченче урын иясе – Идел буе районы, районның горурлыгы исеменә Лилия Сергеева һәм Илшат Гарифуллин лаек булды.
Шулай ук Совет районыннан – Сәмига Йосыпова һәм Рөстәм Сәгыйров, Киров районыннан – Светлана Орлова һәм Илдус Төхвәтуллин, Мәскәү районыннан – Ләйлә Пестова һәм Айдар Миндубаев, Яңа Савинов районыннан Наталья Рысьева һәм Геннадий Иванов бүләкләнде.
Спартакиаданың иң өлкән яшьтәге спортчыларын аерым хөрмәтләделәр. Алар – 90 яшьлек Георгий Гаврилов һәм 85 яшьлек Фирая Йосыпова.
«Мин 52 ел табиб булып эшләдем, спартакиадада шахмат буенча турнирларда катнаштым. Логикага нигезләнгән уен аек акылны сакларга ярдәм итә, шулай ук диета тотам. Мондый тормыш рәвеше белән 119 яшькә кадәр җитәчәкмен, иртәрәк китәргә җыенмыйм», – диде Фирая Шаһислам кызы.
Бүләкләү тантанасы алдыннан спартакиаданың беренче катнашучылары парады узды. Спортчылар һәм җанатарлар өчен концерт программасы белән ТРның халык артисты Эльмира Кәлимуллина, «Казан» бию ансамбле, «Премьер» триосы һәм «Болгар кызлары» чыгыш ясады. Кунакларга шулай ук Ирина Роднинадан автограф алу һәм аның белән фотога төшү бәхете елмайды. Теләге булганнар лотерея уйнатуда катнашты.
«Йөзьяшәрләр уеннары»на әзерлек Казанның 20 спорт объектында, ә төньяк йөреш буенча күнекмәләр ТР Төньяк йөреш федерациясе инструкторлары җитәкчелегендә паркларда һәм скверларда алып барылды. Киләсе сезонда күнекмәләр муниципаль спорт объектларында гына түгел, ә ишегалларында һәм паркларда да оештырылачак. «Йорт янындагы спорт» проекты кысаларында 31 локация эшли.
«Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасы узган елның октябрендә старт алды. Ул ТР башкаласында 2016 елдан гамәлгә ашырыла торган «Яшәү яме» социаль проектының дәвамы булып тора. Җиде ел эчендә спорт белән шөгыльләнүче пенсионерлар саны 7,7 меңнән 25 меңгә кадәр арткан. Проект өлкән яшьтәге казанлыларның сәламәт яшәү рәвешен саклауга юнәлдерелгән.
Диләрә Гафурова