Бүген шәһәрнең кайбер мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында ут һәм су белән тәэмин итүне туктатып тору аркасында дәресләр туктатылды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Ксения Швецова). Бүген Р.Зорге урамындагы «Советская» электр подстанциясендә янгын чыгу нәтиҗәсендә торак йортлар гына түгел, социаль объектлар – мәктәпләр һәм балалар бакчалары да утсыз һәм сусыз калды. Иртәгә үк мәгариф учреждениеләре штат режимында эшләячәк, дип хәбәр итте мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.
«Мәктәпләрдә дәресләр туктатылды, балаларны өйләренә озаттылар. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренә шулай ук балаларны иртәрәк алып китәргә кирәклеге турында хәбәр иттек, кизү группалар оештырылды, – диде Мәгариф идарәсе җитәкчесе. – Без барлык белем бирү оешмалары иртәгәдән штат режимында эшләячәк, әмма әгәр ниндидер төзәтмәләр кертелсә, бу мәгълүматны сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр аша ата-аналарга җиткерәчәк, дип планлаштырабыз».
Исегезгә төшерәбез, «Советская» подстанциясендә янгын нәтиҗәсендә Идел буе һәм Совет районнары микрорайоннарында күп санлы йортлар утсыз һәм сусыз калды. Электр белән тәэмин итү кичкә тулысынча торгызылыр дип планлаштырыла.