Элегрәк расланган график буенча язгы каникуллар 23-нче марттан башланырга тиеш иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март, Алена Мирошниченко). Казанда язгы каникулларны күчерү турындагы карар ата-аналарның мәктәпне ябу үтенечләре белән күпсанлы мөрәҗәгатенә бәйле рәвештә кабул ителде. Бу хакта бүген Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте. Укучылар 19-нчы марттан ял итәчәк. Элегрәк расланган график буенча язгы каникуллар 23-нче марттан башланырга тиеш иде.
«Коронавирус инфекциясе, шулай ук грипп һәм ОРВИ таралуны профилактикалау балалар өчен имин шартлар тудыру буенча аерым эш таләп итә. Нәкъ менә профилактика максаты белән мәктәпләрдә язгы каникулларны күчерергә һәм аларны 19-нчы марттан ук башларга карар кылынды», - дип хәбәр итте И.Ризванов һәм шулай ук язгы каникулларда мәктәп яны лагерьлары эше бетерелде, дип өстәде. Моннан тыш, мәктәп укучыларының оешкан төркемнәр белән сәфәрләре чикләнгән, балалар белән барлык массакүләм чаралар дистанцион формага күчерелгән яки үткәрелә.
Өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм балалар бакчалары бүгенге көндә штат эшен дәвам итә, аларга санитар-эпидемиягә каршы режим кертелде. Җылылык режимы һәм биналарны җилләтү режимы саклана, биналарны һәм өслекләрне дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртү башкарыла. Шулай ук балалар бакчаларында «иртәнге фильтр», ягъни керү юлында балаларны карау көчәйтелгән. ОРВИ симптомнары булган балалар ашыгыч ярдәм һәм әти-әниләре килгәнче изоляцияләнә, диде Мәгариф идарәсе башлыгы.
«Барлык күрелә торган чаралар вирус таралуны булдырмый калуга юнәлдерелгән. Безнең өчен иң мөһиме - балаларның сәламәтлеге һәм аларның әти-әниләренең тынычлыгы», - диде И.Ризванов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча коронавирус таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Күп кеше катнашындагы чараларга чикләүләр 15-нче апрельгә кадәр гамәлдә булачак.