В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча спортчы 92 балл җыйды.
Фото: vk.com/fvsr_ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче ноябрь). Казанлы Ирек Ризаев ВМХ-фристайл буенча Россия чемпионатында «парк» олимпия дисциплинасында җиңү яулады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча ул 92 балл җыйды. Ярышлар Мәскәүдә узды, анда беренчелек өчен ике яшь категориясендә – юниорлар (17-18 яшь) һәм «элита» спортчылары көч сынашты.
«Элита»да 91,16 балл нәтиҗәсе белән икенче урынны Никита Фоминов алды. Бронза медальне Арсений Любишкин (90,75) яулады.
Хатын-кызлар арасында Екатерина Круглова җиңү яулады, аннан Дарья Ризаева һәм Елена Малышева килә.
Юниорлар категориясендә беренче урынны Арсений Слышкин алды. Көмеш медальне – Артем Рудаков, бронзаны Дамир Лотфуллин яулады. Яшүсмерләр арасында иң яхшысы Софья Чернявская булды, дип хәбәр итә Россиянең Велосипед спорты федерациясе матбугат хезмәте.
Август аенда Ирек Ризаев рампада фристайл дисциплинасында ВМХның велосипед спорты буенча Россия чемпионаты җиңүчесе булды. Казан спортчысы шулай ук 2016 һәм 2017 елларда BMX-фристайл буенча Россия Федерациясе чемпионы исеменә ия.