Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2024, 17:47

Ирек Ризаев: «УРАМ» – дөньядагы иң яхшы скейт-паркларның берсе, моны читтән килгән бөтен яшьләр дә белә»

KZN.RU порталы «Киләчәк уеннары»нда катнашучылар белән аралашты һәм аларның турнир турындагы тәэсирләрен белеште

Фото: Киләчәк уеннарының оештыру комитеты

Кичә Казанда «Киләчәк уеннары» беренче халыкара мультиспорт ярышлары тәмамланды, алар 107 илдән, шул исәптән Франция, Испания, АКШ, Италия, Бразилия, Португалиядән 2 меңгә якын спортчыны берләштерде. ТР башкаласына ярышларны күзәтү һәм анда катнашу өчен 2586 кеше килде. Турнир уенчылары арасында призлы урыннарны яулый алган казанлылар да бар иде. KZN.RU корреспонденты яшьләр белән аралашты һәм аларның тәэсирләре турында белеште.

Чит ил райдерлары Россиянең иң зур экстрим-паркын югары бәяләде

BMX-фристайл фиджитал-дисциплинасында Chain crew командасы җиңде, анда Казаннан ике туган Ирек һәм Малик Ризаевлар катнашты. Көрәш ике этапта узды: цифрлы – симулятор ярдәмендә һәм физик – «УРАМ» экстрим-паркында.

«Оештырылышы бик ошады. Ярышлардан тыш, бернәрсә турында да уйларга туры килмәде – барысы да проект җитәкчеләре тарафыннан тәэмин ителде. Әлбәттә, безнең «УРАМ» мәйданчыгы – дөньядагы иң яхшы скейт-паркларның берсе. Читтән килгән яшьләр дә моның белән килешә, шуңа күрә оештыру ягыннан барысы да югары дәрәҗәдә үткәрелде», – дип билгеләп үтте команда капитаны Ирек Ризаев.

Райдер BMX буенча ярышларның трансляцияләнмәве өчен кәефе төшүен җиткерде. «Ярышлар искиткеч кызыклы булды дип саныйм. Ләкин бездә өстәмә дисциплина булганлыктан, турыдан-туры трансляция оештырылмады. Шул ягы гына әзрәк борчыды», – дип билгеләп үтте спортчы.

Жирәбә буенча билгеләнгән командада өч кеше булган. Ике туганга Испаниядән Майкл Флэк кушылган. Турнирга әзерлек шулай ук Казанның экстрим-паркында һәм симуляторында узды. Трюкларны команда капитаны әзерләгән.

«Безнең BMX-фристайл фиджаталы гадәти фристайлдан шуның белән аерыла: диджитал-өлеш, симулятор өстәлгән, ул безнең шууны тагы да кызыклырак итә. Бездә шәп формат барлыкка килде! Тамашачы безне җылы каршы алды. Барысы да ярдәм итте һәм шатланды. Мондый формат кешеләргә аеруча кызыклы булды», – дип уртаклашты Ирек Ризаев.

Турнир ярдәмендә күпләр Россия шәһәрләреннән генә түгел, ә дөньяның башка илләреннән дә яңа дуслар тапты. Югары бәяне нәкъ менә экстрим-парк алды. Киңлек Казан үзәгендә урнашкан һәм 42 мең кв.м мәйданны били. Россиядә скейтерлар, велосипедчылар һәм самокатчылар өчен иң зурысы булып тора.

«Кемдер белән мин күптән таныш, яхшы дусларым да бар иде. Яңа йөзләр дә булды, без барыбыз да таныштык һәм вакытны бик яхшы үткәрдек. Безнең «УРАМ»га башка илләрнең яшьләре килүенә бик шатмын. Мин моны парк ачылганнан бирле көттем, чөнки без искитмәле дәрәҗәдә эш башкардык. Әлеге мәйданчык – дөньядагы иң яхшыларның берсе. Чит ил спортчыларының моны күрә алмавы азрак борчыды. Алар моны интернетта гына күрәләр. Менә хәзер яшьләр килде һәм безнең мәйданчыкны бик ошаттылар», – дип өстәде Ирек Ризаев.

Приз фонды 150 мең доллар булган ярышларда җиңү өчен сигез команда көрәште, аларның составына 10 илдән 24 спортчы керде. Chain crew, беренче урынны алып, 52,5 мең доллар отты. Икенче урынны Break The Law спортчылары алды. Өченче урын OG Rus командасына эләкте.

«Максат – дрон-рэйсингны бөтен Россия буенча тарату»

Георгий Беляев һәм Никита Яушев «Киләчәк уеннары»нда иң яшь Россия командасы булды. Turbo Drones дрон-рэйсинг буенча турнирда ярышты, егетләр турнирны оештыручылар тарафыннан Татарстанның иң яхшы пилотлары буларак чакырылган. Ярыш вакытында команданың бер катнашучысы дрон белән идарә итә, ә икенчесе механик була һәм пит-стопта тора. Дистанция уртасында партнерлар рольләрен алыштыралар.

Егетләр 50 әйләнешне барлык көндәшләреннән тизрәк үтәргә тиеш була. Дроннар ярышында Белоруссия, Болгария, Венгрия, Германия, Һиндстан, Казахстан, Кытай, Россия, Сербия, Төркия, Франция һәм Көньяк Кореядан барлыгы 16 команда катнашкан.

«Лицей – инженерлык үзәге» гомуми белем бирү учреждениесенең 11 нче сыйныф укучысы Георгий Беляев сөйләгәнчә, әлеге фиджитал-дисциплина белән егетләр инде өч ел мавыгалар икән.

Ярышлар вакытында тамашачыларны трибуналарга кертмиләр, дроннарның очышын онлайн форматта гына күзәтергә мөмкин. «Бу безгә туганнарыбызның һәм якыннарыбызның, дусларыбызның һәм спортка битараф булмаган татарстанлыларның рухи ярдәмнәрен тоярга комачауламады», – ди Георгий Беляев җанатарлар турында.

Киләчәктә Turbo Drones үз осталыкларын үстерергә һәм мондый турнирларда актив катнашырга планлаштыра. Казан егетләре командасының төп максаты – республикада гына түгел, бөтен Россиядә дрон-рейсингны үстерү.

«Киләчәк уеннары» шәп кәеф һәм энергия, яңа иптәшләр, шул исәптән халыкара танышулар белән дә сөендерде. Мондый ярышлар безнең илдә әлеге спортны тагын да үстерергә мөмкинлек бирә, чөнки мондый ивентны урап узу мөмкин түгел. Безнең янга үтеп баручылар да килде һәм безнең ни белән шөгыльләнүебез турында сораштылар. Мондый игътибар бик шатландыра», – дип уртаклашты Георгий Беляев.

Дроннарда узышлар буенча турнир өч көн дәвамында «Хезмәт резервлары» спорт комплексында узды. Гомуми приз фонды 250 мең доллар тәшкил итте. Беренче урынны Кореяның Team mins Korea командасы алды, икенче урында – Болгариянең Flat-Out коллективы, өченче урынны DRD командасы составында Россия егетләре яулады. Казаннан Turbo Drones командасы нинди урын алуы әлегә билгесез.

«Танклар дөньясы»: «Без атнага биш көн 3-6 шар сәгать күнегүләр ясадык»

«Танклар дөньясы» фиджитал-дисциплина турниры цифрлы һәм физик этапларга бүленгән. Казанның Synergy.0ilGas командасы капитаны Кирилл Мишутин сөйләвенчә, коллектив «Киләчәк уеннары» өчен сайлап алу турлары квалификациясе башланганчы берничә атна алдан җыелган. Кириллның командасы иң көчле көндәшләрен җиңеп чыга, шуның ярдәмендә халыкара турнирда катнашу өчен квота ала.

«Атнага биш көн 3-6 шар сәгать күнегүләр ясадык. Өч кеше, шул исәптән мин дә, параллель рәвештә физик этап өчен спорт залында шөгыльләндек. Барысына да шулкадәр күп вакыт бүлеп бирү авыр булды, ни генә дисәң дә һәркайсыбызның эше, мәктәбе, уку йорты һәм башка мәшәкатьләре бар», – ди Кирилл Мишутин.

Команда капитаны КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтын тәмамлаган, бүгенге көндә ул IT өлкәсендә эшли. Элек танклар белән уйнау Кирилл өчен хобби гына булган, әмма 2018 елдан башлап мавыгу акча китерә башлаган. Synergy.0ilGas командасы өчен «Киләчәк уеннары»нда катнашу күбрәк тренировкалар ясарга һәм җиңүләргә ирешергә этәргеч булган.

«Әлеге вакыйга – спорт дөньясында яңалык. Казанда яшәүче буларак, мин, һичшиксез, спорт чарасын уздыру урыны итеп нәкъ менә Татарстан башкаласы сайлануына шатмын. Ачылу тантанасы, турнирның бөтен оештырылышы кебек үк, югары дәрәҗәдә узды. Безнең команда канәгать калды һәм 2025 елда «Киләчәк уеннары»нда катнашырга әзерләнә», – дип ассызыклады Кирилл Мишутин.

Турнирда барлыгы сигез спортчыдан торган сигез команда катнаша. Беренче һәм икенче урыннарны Россиянең Beyond һәм ENEMY командалары яулады. Өченче урынны Белоруссиядән SOLNCE коллективы алды. Кирилл Мишутин һәм аның Synergy.0ilGas командасы бишенче урынга лаек булды, җиңү 30 мең доллар тәшкил итте.

Камилә Вилданова, Диләрә Гафурова

Фото: Киләчәк уеннарын оештыру комитеты, Георгий Беляев, Кирилл Мишутинның шәхси архивы

Барлык яңалыклар