Казан спортчысы 93,40 балл җыйды.
Фото: ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче март). Казан спортчысы Ирек Ризаев ВМХ-фристайл буенча Россия Кубогының беренче этабында «парк» дисциплинасында җиңүче булды. Ярышлар «Урам» экстрим-паркында узды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Ирек Ризаев 93,40 балл җыйды. Икенче урында – 84 балл нәтиҗә белән Краснодар краеннан Арсений Любишкин. Лидерлар өчлеген Красноярск краеннан Никита Исаков япты, ул 83 балл алды.
Хатын-кызлар арасында Санкт-Петербургтан Анастасия Теребова җиңү яулады (38,80 балл). Икенче урында – Екатерина Круглова (36,66 балл), өченчедә – Дарья Ризаева (32,73), ике спортчы да Самара өлкәсеннән, дип хәбәр итә Россия Велосипед спорты федерациясе.