Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2020, 13:19

Ирек Гыйльманов, «Горводзеленхоз»: «Яз көне утыртылган барлык агачлар да уңышлы гына үсеп китте»

Шәһәрдә яшел үсентеләргә комплекслы тәрбия күрсәтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь, Алинә Бережная). Бу язда Казан урамнарында төрле токымлы 7,6 меңнән артык агач үсентесе утырттылар. Шәһәрдә аларны комплекслы карарга керештеләр - эшчеләр үсемлекләргә су сибәләр, төбендәге чүп үләннәрен җыялар, шулай ук җирне йомшарталар.

Күптән түгел генә «яшел реконструкция» үткәрелгән Дзержинский урамында 55 вак яфраклы юкә барлыкка килде. Үсемлекләрне комплекслы карау агач утыртканнан соң агачларның тормыш функцияләрен торгызуга, шулай ук шәһәр мохите шартларына яраклашуны тизләтүгә юнәлдерелгән, дип сөйләде «Трест «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе баш агрономы Ирек Гыйльманов. «Яшь агачлар балалар кебек. Аларга даими игътибар һәм кайгырту кирәк, шуңа күрә көн саен без аларны карап торабыз», - диде ул.

Агач утыртканда туфракны махсус ашлама белән ашлаганнар - бу үсентеләр тизрәк тернәкләнсеннәр һәм яңа шартларга җайлашсыннар өчен эшләнә. Җылы һава торышы урнашканнан соң, үсемлекләргә махсус үсеш стимуляторлары сеңдерелгән. «Яз көне утыртылган барлык агачлар да уңышлы үсеп китте, һава торышы да зур роль уйнады - температураның кискен түбәнәюе күзәтелмәде, шулай ук явым-төшемнәр дә ярдәм итте», - дип сөйләде И.Гыйльманов.

Агачларның тамыр системасы «суласын» өчен, агач төбендәге чүп үләннәрен утарга, шулай ук җирне йомшартырга кирәк. Шуннан соң агачка күп итеп су сибәргә кирәк. Туфракка өстәмә дымны гидрогель бирә, ул үсемлекне утырткан вакытта җиргә күмелә. «Горводзеленхоза» баш агрономы сүзләренә караганда, эссе көннәрдә агачларга көндез генә түгел, төнлә дә су сибәчәкләр.

Сүз уңаеннан, һәр агачка аерым тәрбия кирәк. Мәсәлән, юкәләргә еш су сибү таләп ителми, ә тирәкләрне көн саен су белән тәэмин итәргә кирәк. Шулай ук үсентеләрне кояш кызуыннан саклаганнар - кәүсәләрне камыш белән ураганнар. «Агачлар әле нәфис, кояшның көчле йогынтысы аларга тискәре йогынты ясарга мөмкин, алар ныгыгач, бер елдан соң, бу саклау чарасын без һичшиксез алачакбыз», - диде И.Гыйльманов.

Шәһәрдә күпләп агач утырту көзен дә дәвам итәчәк - урамнарда тагын 680 тирәк, чыршы һәм алмагач үсентесе барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, «яшел реконструкция» 22 урамда үткәрелә, аларда 8324 агач утыртылачак. Өрәңге, юкә, карама, чыршы, декоратив алмагач, миләш, каеннар Карл Маркс, Большая Красная, Дзержинский, Бауман, Сибгат Хәким, Чистай, Декабристлар, Краснококшайск, Восстание, Ленин дамбасы, Горький шоссесы, Әмәт магистрале, Әмирхан, Җиңү, Ибраһимов, Ямашев проспектлары, Себер тракты һәм башка шәһәр урамнарын бизәячәк.

Яшь агачлар эре шәһәр магистральләре буенда, мәсәлән, Альберт Камалеев проспектында, Җиңү проспектында, шулай ук үзәк урамнарда һәм Зур Казан боҗрасы участогында барлыкка килгән.

Фоторепортаж
Казанда агач үсентеләре артыннан комплекслы тәрбия үткәрелә
Видеорепортаж
09.06.2020 12:55
Казанда агач үсентеләрен комплекслы карау үткәрелә
Барлык яңалыклар