В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара ТР башкаласында 14-19 нчы майда узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
«Быел Россиянең төп эшлекле чаралары календаренда күп кенә өлкәләрдә Россия-Иран элемтәләрен ныгытырга ярдәм итә торган вакыйгалар билгеләнгән. Казанда «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» форумы узачак, анда Россия-Иран хезмәттәшлегенең барлык параметрлары турында фикер алышу өчен Ираннан зур делегация көтелә», – диелә Росконгресс хәбәрендә.
Форум кысаларында ислам дөньясы илләре белән хөкүмәтара комиссияләр, «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы, сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумы, хәләл-индустрия күргәзмәсе, мөселман модасы фестивале һәм башка активлыклар планлаштырылган.
Катнашу өчен теркәлү чараның рәсми сайтында ачык.
Исегезгә төшерәбез, узган ел форум уңаеннан ТР башкаласы 85 илдән 15 мең кунак кабул итте. Форум эше Россиянең федераль җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде, ә чарада катнашучылар Казанның чиста, төзек, кунакчыл шәһәр булуын билгеләп үттеләр.