В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларга керү ирекле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен концерт программасы, «Могҗизалар чемоданы» спектакле һәм призлар уйнатылуы була. 16:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.
Шулай ук бу көнне «Ак чәчәкләр» бульварында 11:15 сәгатьтә «Яңа ел открыткасы» дип аталган мастер-класс, ә 16:00 сәгатьтә Кояшлы микрорайонының Күлбаш һәм Радиальная урамнары киселешендә чыршы янында театральләштерелгән тамаша булачак.
«Добрый Советский» интерактив урам тамашасы берьюлы өч урында узачак: 16:00 сәгатьтә – «Весна» торак комплексындагы бульварда, 17:30 сәгатьтә – «Светлая долина» торак комплексында, 19:00 сәгатьтә – Совет мәйданындагы скверда.
Быел ТР башкаласы халкы һәм кунаклары өчен шәһәрнең 19 иҗтимагый киңлегендә 100 дән артык кышкы бушлай чара әзерләделәр. Бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк. Булачак вакыйгалар, чыршы базарлары, шугалак һәм чаңгы трассалары, шулай ук пиротехниканы эшләтеп җибәрү мәйданчыклары турында тулырак мәгълүмат KZN.RU порталындагы махсус бүлектә бастырылды.