Кунаклар алдында «Болгар кызлары», Yuki, Игнат Изотов, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Анастасия Макарова чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
Интерактив программада балалар «Кар патшабикәсе өчен бүләк» әкиятендә катнаша, әйлән-бәйләндә йөри һәм спектакль геройлары белән кышкы уеннарда уйный алачак. Төп геройлар (Снегоняшалар) Кар патшабикәсен яхшы персонажга әйләндерү өчен сәяхәткә кузгалачак. Ә Кыш Бабайның яшерен бүләкләр фабрикасы турында «Болтун» кар бабай сөйләячәк.
Концерт программасының хедлайнерлары «Болгар кызлары», Yuki, Игнат Изотов, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Анастасия Макарова булачак.
Мәйданда балалар өчен аттракционнар да булачак. Ә аниматорлар тылсымлы сандыктан бүләкләр белән уеннар тәкъдим итәчәк.
«Казан» гаилә үзәге янында «КышДаКар-фест» фестивале кысаларында бәйрәм сәүдә рәтләре дә оештырылачак. Павильоннарны шәһәр символикасы һәм иллюминациясе белән бизәячәкләр.
Чара 17:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.