Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.09.2025, 09:48

Интерактив «Тавышсыз аралашу» чарасы һәм ишетү сәләте чикле артистлар чыгышы: «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Халыкара саңгыраулар көнен билгеләп үтәчәкләр

Бәйрәм кичәсен оештыруда ишетү сәләте чикле 30 дан артык волонтер катнашачак

27 сентябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Халыкара саңгыраулар көненә багышланган инклюзив чара уздырыла. Бәйрәм мәйданчыгында «Тавышсыз аралашу» интерактивы, ишетү сәләте чикле белгечләр белән очрашу, шулай ук бәйрәм концерты оештырыла.

Кичәнең бер үзенчәлеге – ишетү сәләте көчле катнашучылар өчен «Тавышсыз аралашу» чарасы тәкъдим ителәчәк. Ишетүче кунакларга колакчыннар киеп, ишарәләр һәм аралашуның башка ысулларын кулланып, әңгәмәдәше белән тавышсыз гына сөйләшеп карарга кирәк булачак.

«Мондый тәҗрибә ишетүче кешеләргә үзләрен саңгырау кеше итеп хис итәргә, ишетмәүченең көндәлек тормышта очрата торган кыенлыклары белән танышырга мөмкинлек бирәчәк», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Моннан тыш, чарада мастер-класслар, актив уеннар, бүләкләр уйнату каралган. Профессиональ саңгырау белгечләр катнашында ачык очрашу көтелә. Бәйрәм азагында Санкт-Петербургтан килгән саңгырау артистлар чыгыш ясаячак. Тамаша кунаклары бию номерлары, пантомима, ишарәле җырлар һәм уен-көлке белән хозурланачак.

Чараны оештыруда ишетү сәләте чикле 30 дан артык волонтер катнашачак. Бәйрәм кичәсе кунакларын сәгать 10:00 дән сәгать 17:00 гә кадәр Ершов урамы, 57а адресы буенча көтәләр.

Чара «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте» Гомумроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасының Татарстан республикасындагы бүлекчәсе тарафыннан оештырыла.

Барлык яңалыклар