В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ноябрьдә проектта бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары катнашачак
Казан мәктәпләрендә ноябрь аенда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча интеллектуаль уен «#знаюсоблюдаюПДД» үткәрәчәкләр. Анда 1,5 мең бишенче һәм алтынчы сыйныфлар укучысы катнашачак. Мәгълүмат мавыктыргыч формада биреләчәк. Балаларны рольле уеннар һәм юл ситуацияләре симуляциясе көтә. Болар барысы да тормыш өчен шундый мөһим дәресләрне яхшы үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
«Статистика буенча урта мәктәп яшендәге балалар ешрак юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Шуңа күрә быел алар белән аерым эш блогы эшләделәр. Уен форматы юлда үзеңне хәвеф-хәтәрсез тоту кагыйдәләрен өйрәнергә генә түгел, ә аларны практикада кулланырга да мөмкинлек бирә, бу, һичшиксез, мәктәп укучылары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры урынбасары Светлана Бикчәнтәева әйтүенчә, дүрт ел эчендә барлыгы җиде меңнән артык бала мәгълүмати-уен курсын узган. Интеллектуаль уен үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, алга таба укучыларны укыту эше дәвам итәчәк.
Проектны оештыручылар – «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һәм Татарстан Фәннәр академиясенең тормыш куркынычсызлыгы фәнни үзәге.