Чара Россиянең 13 төбәгеннән катнашучыларны берләштерәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Бүген матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева искәрткәнчә, Казан – Россиянең хезмәт батырлыгы шәһәре исеменә лаек булган 53 шәһәренең берсе. «Яшьләр үз шәһәрләренең батырлыгы турында сөйли алырлык форум үткәрү идеясе Татарстан Республикасы предприятие һәм оешмаларының яшьләр берлеге каршында туды, әлеге инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хуплады. Хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү бик мөһим, шул исәптән яшьләрне тәрбияләгәндә дә», – дип билгеләп үтте ул.
«Хезмәт батырлыгы шәһәрләре» форумы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында күргәзмә ачудан башланачак. Анда төрле предприятиеләргә һәм кешеләргә багышланган фоторәсемнәр тәкъдим ителәчәк, дип сөйләде Татарстан Республикасы предприятие һәм оешмаларының яшьләр берлеге рәисе Айдар Сәгыйтдинов. Аның сүзләренчә, шуннан соң форумны ачу тантанасында катнашучылар докладлар белән чыгыш ясаячак һәм үзләренең хезмәт батырлыгы шәһәрләре турында сөйләячәк.
«Предприятиеләр буенча шундый ук хәл. Бездә Татарстан – Хезмәт батырлыгы предприятиеләре статусын алган аз санлы төбәкләрнең берсе. Һәм Татарстан Президенты Указы белән бүген күп кенә предприятиеләр аларга ия. Шәһәр вәкилләре предприятиеләрдә ничек эш алып барулары, мәктәп укучылары һәм студентлар белән ничек эшләүләре турында тыңларга телибез», – дип билгеләде А.Сәгыйтдинов.
Шулай ук форум көннәрендә Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы һәм бай тарихлы хезмәт батырлыгы предприятиеләренә экскурсияләр узачак. «Бу энергетиклар да, машина төзүчеләр дә. Казанның заманча җитештерү куәтләрен бәяләргә телибез, – дип ассызыклады А.Сәгыйтдинов. – Шул ук вакытта предприятиеләр җитәкчелеге, яшьләр лидерлары, ветераннар советы әгъзалары башка төбәкләрдән килгән катнашучылар белән аралаша, алар белән тәҗрибә уртаклаша алачак зур булмаган түгәрәк өстәлләр уздыру мөһим».
Моннан тыш, катнашучылар өчен яшьләр сессиясен һәм «Без хәтерлибез» интеллектуаль викторинасын әзерләгәннәр, анда алар уен формасында Татарстан һәм гомумән Россия белән бәйле тарихи фактлар белән таныша алачак. Викторина Бөек Ватан сугышына һәм Совет халкының хезмәт батырлыгына багышланган.
Форумның иң актив катнашучыларын чараның ябылу тантанасында бүләкләячәкләр.