Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.03.2022, 12:53

ТР шәһәрләре үсеше институты: «Салават Күпере» торак комплексындагы паркны җәй ахырына тапшыру планлаштырыла

Быел Татарстанда төрле программалар кысаларында 65 җәмәгать киңлеге төзү каралган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче март, Дмитрий Никитин). 2022 елда Татарстанда 65 җәмәгать киңлеге төзү планлаштырыла. Казандагы яңа яшел зоналарның берсе 6 гектар мәйданлы «Салават Күпере» торак комплексы территориясендәге парк булачак, аны август ахырында тапшырырга ниятлиләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Казанның яңа паркы Наил Йосыпов һәм Әлфия Авзалова урамнары киселешендә урнашачак һәм спорт, иҗтимагый һәм рекреацион зоналардан торачак. «Булачак парк урынында сулык урнашкан, ул акрынлап саега. Кибеп бетмәсен өчен ясалма рәвештә су белән тәэмин итү системасы эшләячәк», – дип сөйләде Наилә Зиннәтуллина.

Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү проектлары Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим ителгәннән соң, проектларның бер өлеше булачак объектларда яшелләндерү сыйфаты һәм мәйданы буенча кисәтүләрне бетерү өчен авторларга кире бирелгән.

Моннан тыш, Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә. Узган ел паркларны, елганың ике яры буйлап йөрү зоналарын берләштерүче проект әзерләнгән. Бүгенгә эшләрнең бер өлеше башкарылган инде. Әйтик, узган ел «Урам» экстрим-паркы файдалануга тапшырылды, Казан Кремленнән алып Киров дамбасына кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Миллениум күпере арасында яр буе зоналары ачылды. «Безнең төп бурыч – елганың уң ярын төзекләндерү һәм шәһәрнең барлык җәяүлеләр маршрутларын берләштерү. Хәзер Казансуның гамәлдәге уникаль экосистемасын саклау буенча кирәкле эшләр алып барыла», – дип сөйләде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

2015 елдан башлап Татарстанда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә кагылышлы 350 проект буенча эшләр башкарылган. Бүгенге көндә республикада кайбер федераль программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. Алар арасында «Идел елгасын савыктыру» программасы буенча Казанның чистарту корылмаларын реконструкцияләү бар.

Килеп туган икътисадый хәлгә карамастан, заманча шәһәр мохитен формалаштыруның дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга бәйле барлык проектлар да билгеләнгән вакытта үтәләчәк, дип ышандырды Алексей Фролов. «Республикада импортны алыштыру һәм Азия товарларына күчүгә бәйле кирәкле чаралар күрелде. Төп проблемалар чит ил насос җиһазларын кертү һәм аларга техник хезмәт күрсәтү белән бәйле. Әмма Россия базарында чит ил җиһазларын кыска вакыт эчендә алыштырырга сәләтле күп кенә илебез җитештерүчеләре бар. Подрядчы оешмалар билгеләнгән финанслау нигезендә эшләячәк, шул ук вакытта продукциянең үзкыйммәте үзгәрмәде», – дип ассызыклады ул.

Барлык яңалыклар