Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2023, 15:02

Шәһәрне үстерү институтын Алексей Горбунов җитәкләде

Казанда аның җитәкчелегендә проектланган дистәләгән объект төзелгән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май). Алексей Горбунов Шәһәрне үстерү институты директоры итеп билгеләнде. Аның архитектура өлкәсендә 16 елдан артык эш тәҗрибәсе бар. Бүген институт коллективына яңа җитәкчене Казан Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.

Шәһәр башлыгы институтны оештырганнан бирле җитәкләгән Роман Пышевка рәхмәт белдерде. «Институт формалашу этабында эшне дөрес төзерлек хуҗалык кешесе кирәк иде, Роман Алексеевич бу бурычны уңышлы үтәде, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. – Хәзер Институтның Татарстан Республикасында иң эре компетенцияләр үзәгенә әверелү вакыты җитте».

Яңа җитәкчене тәкъдим итеп, Илсур Метшин Горбуновның архитектура өлкәсендәге бай тәҗрибәсен билгеләп үтте. Горбунов инженер-архитектор белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлый. 2007 елдан 2014 елга кадәр «Мостаф» ябык акционерлык җәмгыятендә инженер-архитектор, әйдәп баручы архитектор һәм проектның баш архитекторы булып эшли. 2014 елдан 2019 елга кадәр биредә архитектура бүлеге җитәкчесе – проектның баш архитекторы, генераль директорның беренче урынбасары – проектның баш архитекторы вазифаларын башкара. 2019 елдан 2023 елга кадәр генераль директорның беренче урынбасары – баш архитектор, «МостафПроектСтрой» ҖЧҖдә «МОСТАФ» компанияләре төркеме составында проектның башкарма директоры була. Компания тарафыннан эшләнгән иң танылган проектлар арасында Халыкара клиник диагностика үзәге (МКДЦ), Ямашев проспектындагы берничә сәүдә-офис комплексы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Универсиада объектлары һ.б. бар.

Илсур Метшин яңа җитәкченең игътибарын кадрлар белән эшләү кирәклегенә юнәлтте. «Хезмәткәрләр үз белемнәрен күтәрсен, тәҗрибәле белгечләр булсын өчен аларның үсешен кайгыртырга кирәк. Институт эшләгән проектларны гамәлгә ашырганда Казан халкының уңайлылык дәрәҗәсен арттырырга кирәк», - дип билгеләп үтте мэр.

Шәһәрне үстерү институтының яңа директорын тәкъдим иткәндә шулай ук шәһәр Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Лобов, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Шәһәрне үстерү институты 2021 елда шәһәр мохитенең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән стратегик мөһим проектлар эшләү өчен оештырыла. Февральдә Достоевский урамында капиталь ремонттан соң институт бинасы ачыла.

Фото: Шәһәрне үстерү институты

Барлык яңалыклар