В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Наркотиклар сату яки аларның медицина максатларында кулланылмавы фактлары турында полициягә яки ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына хәбәр итәргә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Казанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 4,9 килограммнан артык синтетик наркотиклар ташыган Тверь өлкәсе халкын тоткарлаган. Алар Мәскәү ягыннан Уфа юнәлешендә федераль трасса буенча хәрәкәт иткән.
Полициянең стационар постында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең юл-патруль хезмәте инспекторлары документларны тикшерү өчен чит ил автомобилен туктаткан. Аның белән Тверь өлкәсендә яшәүче 43 яшьлек ир-ат идарә иткән, пассажир аның 1982 елгы якташы булган. Полиция хезмәткәрләре белән аралашу барышында ир-атлар бик нык борчылган һәм артык ыгы-зыгы күрсәтә башлаган, шуңа бәйле рәвештә аларны шәхси тикшерү һәм транспорт чараларын карау карары кабул ителгән.
Автомобиль салонында һәм спорт сумкаларында билгеле булмаган матдә белән тыгызланган 76 төргәк табылган. Моннан тыш, тагын бер шундый төргәк пассажирның оегыннан алынган. Алга таба үткәрелгән тикшеренүләр барышында гражданнарның гомуми массасы 4,9 килограммнан артык синтетик наркотик йөртүләре ачыкланган. Җинаять эше кузгатылган, Тверь өлкәсе кешеләре сак астына алынган. Моннан тыш, машина йөртүчегә исереклек халәтенә медицина тикшерүен узу турындагы таләпне үтәмәгән өчен административ беркетмә төзелгән.
Элегрәк Мәскәү – Уфа автомобиль юлында полициянең стационар постында да шундый ук тоткарлау булган иде. Документларны тикшерү өчен юл-патруль хезмәте инспекторлары чит ил маркалы автомобильне туктатткан, аның белән 25 яшьлек якын чит илләрнең берсендә туган ир-ат идарә иткән. Полиция хезмәткәрләре белән аралашканда егет үзен шикле тота башлаган, шуңа бәйле рәвештә машина йөртүчене, аның шәхси әйберләрен һәм машиналарын тикшерү турында карар кабул ителгән. Тикшерү барышында капот астында уң алгы фара артыннан кара төстәге полиэтиленга төрелгән һәм скотч белән уралган төргәк табылган. Машина йөртүченең рюкзагында электрон үлчәүләр табылган.
Экспертиза бәяләве буенча, гомуми массасы 499,46 грамм булган наркотик матдә – героинга охшаган. Җинаять эше кузгатылган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы искәртеп узганча, наркотиклар сату яки аларны медицина булмаган куллану фактлары турында полициягә 02, 112 телефоннары аша яисә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы телефонына хәбәр итәргә мөмкин: +7(843)291-20-02.