В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 15-нче мартка кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Казанда чит ил студентлары арасында узачак «Россия законнарын белүчеләр» вузара олимпиадасына гаризалар кабул итү башланды.
Анда «Юриспруденция» юнәлеше буенча белем алучы студентлардан кала, ерак һәм якын чит илләрнең бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча көндезге формада белем алучы студентлары катнаша ала.
Олимпиада ике этапта узачак. 4-нче апрельдә беренче турда катнашучылар хокук белеме бүлекләре буенча – дәүләт һәм хокук теориясе, Россиянең конституция хокукы, гражданлык, хезмәт, гаилә, административ һәм җинаять хокукы буенча тест биремнәрен үтәячәк.
Икенче турда – 11-нче апрельдә катнашучыларга бирелгән темага эссе язарга һәм кейс-ситуацияне хәл итәргә туры киләчәк. Олимпиадада катнашу өчен гаризалар 25-нче мартка кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Тулырак мәгълүматны олимпиада турындагы нигезләмәдә табарга була.