Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2024, 12:32

«Инклюзия – барысына да уңайлы булу»: аутистик спектры бозылган балалар Казан мәктәпләрендә ничек укый

Быел «Тормышка юл» ресурс сыйныфлары үзәгенең эш тәҗрибәсен Россиянең 15 төбәгеннән белгечләр үзләштергән

Бүгенге көндә Казан мәктәпләрендә 14 ресурс сыйныфы ачылган – мондый белем бирү моделе аутистик спектры бозылган балаларга сәламәт яшьтәшләре белән бергә укырга мөмкинлек бирә. Укучыларга программаны үзләштерергә дефектологлар, психологлар, логопедлар, тьюторлар, шулай ук үз-үзләрен тотышларын гамәли анализлау өлкәсендә остазлар һәм консультантлар ярдәм итә. Ләкин һәрвакытта да алай булмады – әле сигез ел элек аутистик спектры бозылган балаларның күбесе өйдә яки коррекцион мәктәпләрдә генә укый ала иде. «Тормышка юл» «Инклюзив укыту-методик үзәге» АКбО директоры Светлана Сафиуллина һәм методик юнәлеш җитәкчесе Анна Устиновская беренче ресурс сыйныфларын ачу, аларда сәламәт балалар өчен укытуның өстенлекләре һәм универсаль педагоглар әзерләү системасы турында сөйләделәр.

Аутистик спектры бозылган баланың әнисеннән сертификатлы аналитик һәм супервизорга

Ресурс сыйныфлары моделе беренче тапкыр 2017 елда Казанның 1, 65, 97, 156, 168 нче мәктәпләрендә кертелде. Моңа кадәр аутистик спектры бозылган балаларның сайлау мөмкинлеге зур булмаган: өйдә яки коррекцион мәктәпләрдә укырга мөмкин булган, анда бу балалар өчен (аутистик спектр тайпылышлары һәрвакытта да интеллектуаль тайпылышлар белән бәйле түгел) махсус укыту системасы каралмаган. Беренче ресурс сыйныфларын булдыру инициаторлары «Просто другие» иҗтимагый оешмасын ачкан үзенчәлекле балаларның ата-аналары булды, аның җитәкчесе Анна Устиновская булды. Ул баланың үз-үзен тотышына гамәли анализ буенча курс узган, улы һәм башка үзенчәлекле балалар белән шөгыльләнгән. Нәтиҗәдә Казанда яшәүче хатын-кыз сертификатлы аналитик һәм супервизор гына түгел, ә федераль дәрәҗәдәге эксперт та булды. Хәзер Анна Устиновская Татарстаннан «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектының округ эшчеләр төркеменә керә һәм «Тормышка юл» үзәгендә методик юнәлеш белән җитәкчелек итә.

«Просто другие» оешмасы карамагындагы сынау ресурс класслары 1 һәм 97 нче мәктәпләрдә ачылды. Укыту методикасы буенча эш, укытучыларның квалификациясен үзгәртү, сыйныфларны төзекләндерү алдан ук башланды. 2017 елның 1 сентябрендә беренче 10 аутистик спектры бозылган бала мәктәп бусагасын атлап керде. Татарстанның «Синең файдага» фонды ярдәмендә без ике ресурс сыйныфын ачуга акча таптык – модель кыйммәтле, мәктәп бюджеты бөтен нәрсәне дә каплый алмый, һәм нигездә моңа ресурслар каралмаган. Мәктәпләрдә без РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән классик модельне торгыздык, – дип искә ала Анна Устиновская. – Беренче вакытта без ел саен бу сыйныфларга ярдәм итү өчен акча таба идек, төп донорларның берсе «Аутизм – Төбәкләр» Ассоциациясе иде. Берничә елдан соң ике мәктәптә дә ата-аналар үзләренең коммерцияле булмаган оешмаларын булдырганнар һәм бүген мөстәкыйль рәвештә ресурс сыйныфлары эшенә акча җәлеп итәләр».

2020 елдан «Просто другие» оешмасы белгечләр белән тулылана башлады. Беренчеләрдән булып үз-үзен тоту аналитигы һәм психологы Светлана Сафиуллина килде, аның балалар бакчасында аутистик спектры бозылган балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар иде инде. Ул 86 нчы мәктәптә мәктәпкәчә ресурс төркемнәрен тәмамлаучылар өчен яңа ресурс сыйныфы ачарга тәкъдим итте. Аның директоры ярдәменә таянып, оешма сыйныф ачылуга бер ел кала әзерлек эшчәнлеген җәелдерә. «Танефть» ХФ һәм Президент грантлары фондыннан алынган акчалар биналарны ремонтларга һәм тулысынча җиһазландырырга, белгечләрне өйрәтергә, үз-үзеңне тотышны гамәли анализлау өлкәсендә куратор һәм супервизор белән килешүләр төзергә мөмкинлек бирде.

Светлана Сафиуллина билгеләп үткәнчә, мәктәптә инклюзив мохит әзерләү дә мөһим. Класс ачылыр алдыннан булган уку елы буе бу вакыйгага укучыларны да, педагогик коллективны да, ата-аналарны да әзерләделәр. Инклюзив мохит булдыруга юнәлдерелгән чаралар сериясе оештырылды. Моның нәтиҗәсендә, 2021 елның 1 сентябрендә укый башлаган аутистик спектры бозылган балалар тиз һәм уңышлы ияләшә алдылар.

Аутистик спектры бозылган укучылар өчен индивидуаль укыту программалары эшлиләр

Аутистик спектры бозылган балаларны гадәти сыйныфларга алалар, ә моңа кадәр алар академик, социаль, сөйләм күнекмәләренә керү диагностикасын үтәләр. Бу сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен индивидуаль яраклаштырылган белем бирү программаларын эшләү өчен кирәк.

Нейротипик балалар белән берлектә инклюзив укытуга кертү процессы акрынлап бара. Башта «кире инклюзия» оештыралар: сыйныфташлар ресурс зонасына (аутистик спектры бозылган балалар укый торган махсус җиһазландырылган бүлмәләргә) киләләр, алар белән аралашалар, уйныйлар, аралашалар. Тора-бара сәламәтлек үзенчәлекләре булган укучылар кайбер дәресләргә, аш бүлмәсенә төшке ашка яки дәрестән тыш чараларга килә башлыйлар.

«Кире инклюзия» гадәти укучыларны да, аутистик спектры бозылган балаларны да мораль яктан бергә укырга әзерли. Нейротипик яшьтәшләрнең шулай ук ияләшү процессы бара, беркем дә: «Сез тиеш, диеп әйтми, инклюзия – бар кешегә дә уңайлы булу.

Светлана Сафиуллина

«Тормышка юл» «Инклюзив укыту-методик үзәге» АКбО директоры

Адаптациянең беренче этабыннан соң аутистик спектры бозылган кайбер балалар үз сыйныфларында тьютор озатуында даими рәвештә дәресләргә йөри башлый – бу балага белем бирүдә һәм социальләшүдә ярдәм итүче педагог. Әгәр дә укучы гомуми сыйныфта укуда кыенлыклар кичерә, материалны үзләштерергә өлгерми икән, ул үзе белән белгечләр эшли торган ресурс зонасында укый. Модельнең сыгылмалылыгы һәр бала өчен белем бирү форматын индивидуальләштерергә, аның өчен иң яхшы шартлар сайларга, шулай ук укучының күнекмәләре үскән саен һәм аның адаптация дәрәҗәсе нигезендә аларны даими рәвештә яңадан карап чыгарга мөмкинлек бирә.

Ресурс сыйныфларында һәр балага тьютор ярдәм итә. «Ләкин ул укучы белән һәрвакыт булырга тиеш түгел, – дип билгеләп үтә Анна Устиновская. – Тьюторның бурычы – акрынлап кирәксезрәк булу, укучының күләгәсе булу, аны мөстәкыйльлеккә өйрәтү, ә аның өчен барысын да эшләү түгел. Безнең тьютор нигездә үз укучысын күзәтә, аңардан ерактарак утыра һәм ниндидер аерым очракларда гына ярдәм итә ала торган сыйныф бүлмәләре бар».

Уку елы ахырында аутистик спектры бозылган балага укудагы прогрессны күзәтү өчен үтәли диагностика үткәрәләр. Нәтиҗәләр турында ата-аналарга индивидуаль тәртиптә хәбәр итәләр һәм алар белән алга таба эш итү планын килештерәләр.

Инклюзив сыйныфлар аз комплектлы, аларда якынча 18 кеше укый. Барлык балалар да инклюзив процесска кертелгән, даими рәвештә чараларда, экскурсияләрдә катнашалар. Бу гади мәктәп укучылары өчен мондый сыйныфларда белем алуның төп түгел, ләкин ачык өстенлекләре.

«Нормотипик балаларның коммуникатив яктан сыгылмалы булулары бик мөһим. Инклюзив сыйныфларда эзәрлекләүләр юк, ә яхшы мөнәсәбәтләр яраштырылып, ясалма толерантлык хисеннән башка төзелә. Аутистик спектры бозылган балалар белән бергә укыган кайбер укучыларның өлгерешләре гадәти сыйныфлардагы яшьтәшләренә караганда югарырак», – дип билгеләде Анна Устиновская.

НКО командасы үз карамагындагылар өчен тормыш маршруты төзи

Планлы рәвештә төзелгән эштә бер көчсез урын – кадрларның даими алышынып торуы кала. Башта һәр хезмәткәрнең үз тар белгечлеге булган. Берәү китә икән – бөтен система эшендә өзеклек була. Вәзгыятьне анализлау күрсәткәнчә, аутистик спектры булган балаларны укытканда бер генә компетенцияле белгеч, мәсәлән, ресурс педагогы, һәрвакытта да бурычларны үтәп бетерә алмый. Шуңа күрә «Тормышка юл» инклюзив укыту-методик үзәк ачу турында карар кабул ителде, аның эш максаты – аутистик спектры бозылган балалар белән эшләүче белгечләрнең һөнәри берләшмәсен булдыру, үзенең квалификацияле кадрларын үстерү.

Светлана Сафиуллина яңа оешманың җитәкчесе булды. Үзәкнең командасы, тупланган тәҗрибәне коралландырып, барлык ресурсларны белгечләрнең эшен яхшыртуга юнәлдерде. «Әгәр без моны эшләмәгән булсак, бездә барысы да карта өе кебек җимерелергә мөмкин иде. Без махсус бүлеп бирелгән ресурс педагогы бүтән булмаячак дигән карар кабул иттек. Безгә универсаль белгечләр кирәк иде. Хәзер безнең педагогларның компетенция дәрәҗәсе ресурс зонасында индивидуаль һәм төркемнәрдә эш алып барырга мөмкинлек бирә. Без барысын да диярлек дефектолог белгечлегенә өйрәттек, алар яңадан һөнәри әзерлек үттеләр, квалификацияләрен күтәрделәр, методик әсбаплар эшләргә, программалар язарга өйрәнделәр.

Шулай итеп без югары класслы универсаль педагоглар әзерләү системасын керттек, – дип сөйләде «Тормышка юл» үзәге директоры. Моннан тыш, быел «Педагог үсешенең индивидуаль траекториясе» проекты эшләтеп җибәрелде, ул белгечләрнең тулы бер еллык эшенә тирән анализ ясауны һәм киләчәккә һөнәри планнар төзүне үз эченә ала.

Бүген «Тормышка юл» «Инклюзив укыту-методик үзәге» АКбОсында 29 белгеч эшли, алар аутистик спектры бозылган балалар белән ике оешма проектларында да эшлиләр. Бу 86 нчы мәктәптә һәм 79 нчы лицейда ресурс сыйныфлары, мәктәпкә әзерлек төркемнәре, укыту-күнекмәләр фатирлары, иртә ярдәм хезмәте, остаханәләр, инклюзив лагерьлар. Проектларга барлыгы аутистик спектры бозылган 150 бала кертелгән, шуларның 30 ы оешманың экологик системасына керә, ягъни барлык проектларда берьюлы (яшьләрен исәпкә алып) катнаша.

«Казанда безнең экологик системага керергә теләүчеләр бик күп, без даими рәвештә ата-аналардан мөрәҗәгатьләр алабыз. Әмма ресурсларның чикләнгән булуы аркасында без үз канатыбыз астына 30 дан артык баланы ала алмыйбыз. Эш шунда, безнең оешмаларның миссиясе – бөтен тормыш маршруты дәвамында (иртә ярдәмнән алып озатып яшәү һәм эшкә урнашуга кадәр) балаларга ярдәм итү. Бу глобаль планнарны тормышка ашыру өчен без укучылар даирәсен чикләргә һәм аларга игътибарны юнәлтергә тиеш», – дип аңлатты әңгәмәдәш.

Аутистик спектры бозылган балалар күбрәк квалификацияле ярдәм ала алсын өчен, «Тормышка юл» үзәге белгечләр өчен күп санлы проектларны гамәлгә ашыра (үзләренекен генә түгел, башкаларныкын да). Оешма өйрәтү чаралары, курслар үткәрә, методик ярдәм, супервизия хезмәтләре күрсәтә. Күп кенә проектлар дәүләт оешмалары һәм муниципаль оешмалар белән партнерлыкта гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, «Ихлас» остазлык проекты Казан мәгариф идарәсе ярдәмендә уңышлы гамәлгә ашырылды – инициатива мәктәп һәм балалар бакчаларының 85 белгечен үз эченә алды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ресурс үзәге заказы буенча төбәкнең 80 нән артык тернәкләндерү оешмалары хезмәткәре укытылды. Мәгариф идарәсе белән хезмәттәшлектә һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә хәзер «Ментор» проекты гамәлгә ашырыла – 40 педагог остазлыкка һәм кураторлыкка өйрәтелә. Иртә ярдәм хезмәте белән уртак проект кысаларында оешма менталь үсеше бозылган өч яшькә кадәрге балалар белән нәтиҗәле эшли белүче белгечләр тәкъдим итә.

«Асылда, сигез ел эшләү дәверендә без аутистик спектры бозылган балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә торган дәүләт структуралары ярдәмчеләре булдык. Бу максатларга без 20 млн сумнан артык акча җәлеп иттек. Безнең уртак эшчәнлегебез чыннан да югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. 2025 елда үз бинабыз булыр дип өметләнәбез», – диде Светлана Сафиуллина.

«Тормышка юл» һәм «Просто другие» Казанда гына түгел, аннан читтә дә билгеле. Быел гына да Татарстан башкаласына Россиянең 15 төбәгеннән ресурс сыйныфларының эш тәҗрибәсен үзләштерү өчен белгечләр килде.

Барлык яңалыклар

«Кире инклюзия» гадәти укучыларны да, аутистик спектры бозылган балаларны да мораль яктан бергә укырга әзерли. Нейротипик яшьтәшләрнең шулай ук ияләшү процессы бара, беркем дә:  «Сез тиеш!», диеп әйтми,  инклюзия – бар кешегә дә уңайлы булу.