Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.10.2024, 11:04

Казанның 33 нче инклюзив балалар бакчасын Россиядә иң яхшысы дип таныдылар

Конкурста җиңү өчен илнең 57 мәктәпкәчә учреждениесе көрәште

Казанның Идел буе районындагы 33 нче балалар бакчасы «Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе» XI Бөтенроссия конкурсында беренче урынны алды. Ярышның федераль этабында илнең 67 төбәгеннән 170 мәгариф оешмасы катнашты. Финалга аларның 40ы чыкты – конкурсның дүрт номинациясенең һәркайсында унар.

Казан балалар бакчасы иң яхшы инклюзив мәктәпкәчә учреждение буларак танылды. Барлыгы бу номинациядә 57 оешма катнашты. Мәскәүдә узган конкурс финалында 33 нче балалар бакчасы командасыннан мөдир Людмила Царькова һәм аның урынбасары Нурсөя Ибраһимова чыгыш ясады. Алар «Без янәшә!» гаилә остазлык клубы проектын тәкъдир иттеләр һәм якладылар, ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалы гаиләләргә ярдәм һәм аларның уңайлыклары өчен кулай шартлар тудыруны күздә тота.

Конкурс 11 нче тапкыр үткәрелде. Оештыручы — РФ Мәгариф министрлыгы, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең мәгариф идарәсендә.

Моннан алдан Казанда шәһәр гранты конкурсына йомгак ясалды. 78 нче «Фарватер» лицее инклюзив белем бирү өлкәсендә иң яхшы мәктәп дип танылды, ә балалар бакчалары арасында гран-прины 101 нче бакча яулады.
Барлык яңалыклар