В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Менталь сәламәтлек темасына багышланган спектакльне «Әкият» курчак театрында күрсәтәчәкләр.
Фото: «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче апрель). 25 нче апрельдә «Әкият» курчак театрында «НормальНо» импровизацияле интерактив спектакленең премьерасы булачак. Спектакльне «Э-моция» инклюзив студиясе тәкъдим итәчәк.
Неля Суркина режиссерлыгында куелган спектакль вакытында тамашачылар менталь сәламәтлек темасына чума. Иҗат коллективы бер-берсе һәм зал белән аралашу аша үз хисләрен тасвирлаячак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Спектакль 19:00 сәгатьтә башлана. Бушлай билетлар алу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Спектакльнең кабат күрсәтелүе 23 нче майга планлаштырылган. Аны шулай ук Әлмәт, Чистай һәм Алексеевск районнарында тәкъдим итәчәкләр. Проект 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен каралган ТР гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.